90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Башмагым JAZZ” премьерасы” (автор – Раушания Хөснетдинова, 28.06.19)

Уйламаганда-көтмәгәндә Тинчурин театрында премьера – “Башмагым JAZZ” спектакле карарга насыйп булды. Исеменнән үк күренгәнчә татарның беренче музыкаль комедиясе Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Рәшид Заһидуллин куелышында яңа, заманча төсмер алган.

Зал шыгрым тулы тамашачы булып, аларның күбесе әлеге әсәрнең Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле елларында, халыкның рухын күтәрү өчен махсус язылган икәненнән хәбәрдәр булмагандыр. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә 1942 елны Казанда калган мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре Кайбыч районына окоплар казырга җибәрелә. Фронт линиясе шуннан узарга мөмкин дигән куркыныч туа. Окоп казучылар арасында күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзи дә була. Ә бригада белән Гадел Кутуй җитәкчелек итә. Нәкъ менә ул Җәүдәткә авыр вакытта халыкның күңелен күтәрә алырлык әсәр иҗат итәргә тәкъдим итә. Композиторга әлеге музыкаль комедияне язу өчен өч ай вакыт кирәк була. Музыкага либреттоны Хәбибулла Ибраһимовның шул исемдәге пьессасы буенча күренекле татар драматургы һәм актер Таҗи Гыйззәт иҗат итә.

“Башмагым”ның бүгенгечә әйтсәк, иң беренче премьерасы 1942 елның 1 нче мартында Татар опера һәм балет театрында уза. Спектакль өч сәгатькә соңарып башлана: сугыш вакыты булганлыктан һәр тамашачы җентекле тикшерү уза. Һәм менә ишек-тәрәзәләрдәге калын маскировканы үтеп чыгып, язгы дымлы салкын төнне тутырып, Казанга моңа хатле ишетелмәгән, искиткеч гүзәл, дәртле моң агыла башлый. XVII гасырдан ук билгеле булган татар халык җыры “Башмагым” бөтенләй икенче яңгыраш ала. Сәрвәрне Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая, Галимҗанны Татарстан Республикасының һәм РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов башкара. Шул еллар истәлекләреннән күренгәнчә беренче башкаручылар өчен иң авыры – әсәрдәге көлкеле урыннарны уйнау була. Ни дисәң дә, берничә дистә чакрымнар ераклыкта гына коточкыч авыр, канкойгыч сугыш бара. Менә шундый ил тарихында иң кыен вакытта тамашачы тарафыннан кабул ителгән әсәр бүгенге көндә дә театр сәхнәләреннән озакка югалып тормый. Еш кына классик әсәрләр белән була торган хәл: “Башмагым”ның да сюжеты бүгенге томыш белән тәңгәл килә. Алтыннан укалап тегелгән башмаклы буласың килсә, ягъни бай тормышта яшисең килсә, бай карт иргә кияүгә чыгасың, яки яраткан егетең белән булып, үз бәхетеңне үзең төзисең.
Тинчурин сәхнәсендә куелган “Башмагым JAZZ”ның сюжеты искитмәле матур костюмнар, югары дәрәҗәдә куелган җыр-биюләр һәм уен-көлке белән үрелеп бара. Уен-көлке дигәннән, актерларның сөйләгән сүзләре яхшы аңлашылса да, ә менә җырлаган җырлары күпвакыт аңлашылып бетмәде. Әллә акустика, әллә башкаручыларның тавышлары шуның хатле көчле булып, залга да, безнең колакларга да сыешып бетә алмады.

Башкаручылар дигәннән… Сәрвәр ролен Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония артисткасы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты Гөлнара Байназарова, Галимҗанны Илнур Байназаров башкара. Премьера бит әле шунысы белән дә кызыклы, тамаша тәмамлангач, әсәрне сәхнәләштерүчеләрнең һәрберсе тамашачы хозурына чыга: ул кичне дә режиссердан алып, ут куючыларга һәм музыкантларга кадәр, һәрберсе көчле алкышларга күмелде.
Ә залда кемнәр генә юк иде: Г.Камал театры артистлары Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илдус Габдрахманов хәләле белән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина, Г. Кариев театрыннан Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илфат Камалиев. Әле болары мин күргән һәм таныганнардан гына…
Әлеге премьераны караргамы дигән сорау туарга мөмкин. Әлбәттә! Сугыш вакытында халыкның күңелен күтәргән әсәр, бүгенге дөнья ыгы-зыгысыннан да арындыра.

Автор — Раушания Хөснетдинова
Чыганак — «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы, http://magarif-uku.ru/tt/bashmagym-jazz-premerasy/ 

28.06.19