Татарча Русский English

Тинчурин театры бәйрәм ялларына чакыра!!!

15 нче сентябрь, сәгать 12:00 дә, Тинчурин исемендәге паркта (Татарстан һәм Тинчурин урамнары чаты) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан, МБУ “Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе” белән берлектә, “Мәдәни мохит” (“Культурная среда”) җәйге программасы нигезендә, театраль тамаша тәкъдим итәчәк. Программада: нәни тамашачыларыбызның яраткан “Шүрәле online” спектакленнән өзек, талантлы артистларыбыз башкаруында җырлар, фотозонада килгән кунаклар театрыбыз фонында истәлеккә фотога төшә алачак, кызыклы мастер-класслар һәм викторина.
Көтеп калабыз!!!

шурале онлайн (1)