Татарча Русский English

Тинчуринлылар рухи эзләнүләр юлында (ФОТОЛАР)

1356327480    

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән көтелгән премьера булды. Нурмөхәммәт Хисамов пьесасы буенча “Йосыф-Зөләйха” спектаклен театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде.

Татар тамашачысына якын, шулай ук кадерле булган Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре Коръәндәге “Йосыф” сүрәсенә нигезләнеп язылган көнчыгыш халыкларының әдәби-фольклор ядкяре, язылган көненнән алып бүгенгәчә үз әһәмиятен, актуальлеген җуймаган кыйсса. Ул дөреслек һәм халык бәхете өчен үз-үзен аямаган, нәтиҗәдә төрле газапларга дучар булган юмарт, намуслы һәм эчкерсез кешенең чиксез хөрмәткә лаек булуы, түбәннән буй җитмәслек биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала алу турында. Һәм, әлбәттә инде, ул гомер бакый кешеләргә яшәү көче биргән Мәхәббәт кыйссасы да.

Режиссер, каһарманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең психологик бөтенлеген саклаган хәлдә, Кол Галинең дини табигатьле поэмасы белән Нурмөхәммәт Хисамовның прозасын бик оста итеп берләштерә алган, ди белгечләр. Шул сәбәпле, спектакль куелыш стилистикасы ягыннан драматик театр яссылыгына күчерелгән балетны хәтерләтә.

Тарихи сәхнә әсәрләре театр сөючеләр игътибарына сирәк тәкъдим ителә. Бу — табигый күренеш, һәр театр да мондый зур эшкә алынырга җөръәт итми. Әлбәттә инде, моңа четерекле финанс мәсьәләсе дә сәбәпче. Бу хакта К.Тинчурин театры җитәкчелеге дә яшерми. “Йосыф-Зөләйха” — кыйммәтле спектакль, чөнки монда купшы костюмнар, бай декорация кирәк. Әлегә чыгымнар 1 миллион 800 мең сумга җитте. Бу сан әле ахыргы сумма түгел. Спектакль куйган саен камилләшә, киләчәктә дә чыгымнар булуы ихтимал”, — ди театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

“Чибәрлеге белән дан тоткан Йосыфны һәр милләт үзенеке итеп күрергә күнеккән. Сәхнәгә тарихи персонаж мотивлары буенча матур риваять куярга тырыштык. Автор Нурмөхәммәт Хисамов күләмле материалдан иң кирәкле өлешләрен генә алып, сюжет линиясе кора алган һәм күп персонажлар катнаша торган уңышлы мөстәкыйль пьеса тудырган”, — ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Премьерада театр труппасының барлык ир-атлары да катнаша, хәттә кайбер актерларга икешәр роль башкарырга насыйп булды. Йосыфның ир туганнарын башкаручылар арасында Ринат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин аеруча калку күренделәр. Йосыфның бала чагын Казан театр училищесының беренче курс студенты Рәмис Кәримовка ышанып тапшырганнар. Сәхнәдә тәүге чирканчык алучы бу егеткә күпләр соклангандыр. Аның башкаруында атасы куенында үскән ихлас, садә, иман-ихсан белән тәрбияләнгән үсмер пәйгамбәрне күрдек. Йосыфның әтисе Ягъкупны театрның әйдәп баручы актеры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов уйнады. Тәҗрибәле актерның эчке әзерлеге бар. Пәйгамбәр затлылыгы, олпатлык, ихласлык тойгыларын җиткерә алды Зөфәр әфәнде.

Йосыфның егет чагын тамашачы Илфак Хафизов, ә Зөләйханы — Лия Вилданова (беренче состав), Резедә Сәләховалар (икенче состав) башкаруында күрәчәк.Сабырлык, яхшылык һәм мәңгелек мәхәббәт темасын данлаучы әлеге сәхнә әсәре театраль балетны да хәтерләтә. Бу куелыш тинчуринлыларның эзләнү юлындагы чираттагы бер табышы дип бәяләнергә хаклы. Вак-төяк җитешсезлеләр дә табылыр (дөресрәге, табучылар булыр). Шуңа да карамастан, тулы бер коллективның эзләнүе, иҗади тынгысызлыгы сөендерә. Композитор Резедә Ахиярова иҗат иткән музыка образларның эчке хис-тойгыларын тамашачы күңеленә түкми-чәчми җиткерергә ярдәм итә. Образларның үзенчәлекле костюмнары, сәхнә бизәлеше театр сөючеләрне кадим чорларга — фиргавеннәр заманына сәяхәт иттерә. Пәйгамбәрләр дәверенә караш салу, Мисырдагы Нил ярлары буенча сәяхәт кылган, пирамида эчендә утырган сыман тәэсирләр уята. Сәнгать шатлыгы алудан тыш, тамашачы бу премьераны карагач, мәхәббәтнең көчле йогынтысына, яхшылыкның явызлыкны җиңеп тантана итәчәгенә дә сөенәчәк.

«Интертат», Мөршидә КЫЯМОВА
Шамил АБДЮШЕВ һәм автор фотолары