Татарча Русский English

Мәхәббәт әсәрләре мәңгелек!

5

 

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры татарның атаклы шәхесләре — драматург Кәрим Тинчурин һәм композитор Салих Сәйдәшевның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль әсәрен сәхнәләштерә. Киң тамашачыга 12 апрель көнне тәкъдим ителәчәк спектакльнең режиссеры Резеда Гарипова.

Тинчурин театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин әлеге әсәргә берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткәнлеге мәгълүм. Беренче тапкыр — 1999 елда Тинчурин театрында (спектакль репертуарда 6 ел барды), аннан соң 2011 елның 12 апрелендә Төркиянең Анкара дәүләт театрында төрек телендә сәхнәләштерә. Быелгы премьераның режиссеры — Рәшит Заһидуллинның укучысы Резедә Гарипова.

Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, төп образларны — Сәрвәр белән Исмәгыйльне театрның яшь, өметле талантлары: Резедә Сәләхова һәм Булат Зиннәтуллин башкара. Надир мәхдүм ролен Мәскәүдә ГИТИС тәмамлап кайткан Зөлфәт Закиров уйнаячак.

“Сүнгән йолдызлар”да сәхнә осталары — Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гарәпшина һәм Лилия Мәхмүтоваларны да күрергә мөмкин. Шулай ук, спектакльгә Казан театр училищесы һәм Н.Җиһанов исемендәге консерватория студентлары да җәлеп ителгән.

Сәхнә әсәренең рәссамы — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Моров, хореографы — Мария Лазукова, хормейстеры — Алия Хәмзина.

21 гасырның зур шәһәрләрендә көн итүчеләр өчен 20 йөз башы татар авылы яшәешенә хас булган көндәлек тормыш, гореф-гадәтләр, җыр һәм биюләр күптән инде үткәндә калды. Кичә гадәти булган әйберләр бүген безгә ят. Ләкин “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә һәркем чын, әмма гадәти булмаган мәхәббәтне күрә алачак. Әлеге спектакль татар халкы, сугыш, кайгы һәм шатлык турында. 1914 ел… Вакыт һәм тарихи вакыйгалар кеше тормышларын җимергәндә, бар җирдә котылгысызлык һәм явыз тәкъдир хакимлек иткәндә, халык язмышлары күптән хәл ителеп куелганда — азак котылгысыз… Һәм бары тик көчле, эчкерсез, тирән Мәхәббәт кенә Үлемне дә җиңәргә сәләтле… Спектакль тере музыка һәм тере тавыш белән үрелеп бара.

Драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасы, әдипнең башка әсәрләре кебек үк, һаман да актуаль. Һәм әлеге музыкаль трагедия жанрындагы спектакль, элеккегеләрен яңарту түгел, ә бөтенләй үзгә, яңа куелыш, дип ышандыра тинчуринлылар.