Татарча Русский English

Теләче районында XII Республикакүләм Театраль Сабантуй узды!!!

17 нче август, Теләче районы Сабантуй мәйданында XII Республикакүләм Театраль Сабантуй гөрләп узды. Театраль Сабантуй быел республикабызның барлыгы ун театр артистларын бер мәйданга җыйды.
Театраль Сабантуй Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов тарафыннан театрларны һәм килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләүдән башланып китте. Илдус Фатыйхович үз районы белән чын горурлык хисләрен яшермичә: “иң күп узган Сабан туе бездәдер, чөнки Теләче халкы бик уңган, булган!” , — дип билгеләп үтте.
Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук артистларны, кунакларны әлеге матур бәйрәм белән котлады: “Театраль Сабантуй матур һәм күңелле булып истә калсын!”, — дип теләкләрен белдерде.
Быелгы Театраль Сабантуйның тагын бер мөһим вакыйгасы булып, WorldSkills флагын Теләче районы мәйданында килгән кунаклар хозурына тәкъдим итү булды.
Театрлар парадыннан соң Сабан туеның иң күңелле һәм иң кызык өлеше – уеннар һәм концерт башланып китте. Мәйданда артистлар һәм театр хезмәткәрләре йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп, көянтә-чиләк белән йөгерү; армрестлинг, гер күтәрү; таяк белән, аркан белән тартышу; капчык сугышы, чүлмәк вату, бию марафоны, сиртмәле бүрәнә буенча йөрү кебек уен төрләрендә көч сынашты. Килгән кунаклар өчен мәйданның икенче өлешендә театр артистлары һәм эстрада артистлары – Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, ИлСаф катнашында җырлы-биюле матур концерт программасы тәкъдим ителде.
Быелгы Театраль Сабантуйның үзенчәлеге булып, театр артистлары һәм тамашачылар өчен махсус чәй өстәле оештыру булды. Театраль Сабантуйда катнашучы һәр театрдан 4-5 артист, үзләре башкарган рольләрдәге костюмнардан, чәй өстәле артында тамашачылар белән әңгәмә корды, истәлеккә фотога төште.
Сабан туеның күрке – көрәш исә кызганнан-кыза барды. Көрәшчеләр, чын мәгънәсендә, матур көрәш күрсәтте. XII Театраль Сабан туеның абсолют батыры – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин! Ул ТР Президенты бүләге – машинага лаек булды.

DSC_0017 DSC_0025 DSC_0037 DSC_0048 DSC_0052 DSC_0056 DSC_0057 DSC_0140 DSC_0144 DSC_0151 DSC_0155 DSC_0225 DSC_0316 DSC_0484 DSC_0628 DSC_0646 DSC_0707 DSC_0715 DSC_0723 DSC_0748 DSC_0754 DSC_0770 DSC_0776 DSC_0792DSC_0793 DSC_0805 DSC_0822 DSC_0833 DSC_0848 DSC_9954 DSC_9959 DSC_9960 DSC_9982 DSC_9984 DSC_9986