Татарча Русский English

«Нәзер» («Сәхнә» журналы, автор — Әлфәт Закирҗанов, №7)

Нәзер

Агымдагы елның июнь аенда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда К.Тинчурин театры артистлары тарафыннан Т.Миңнуллин пьесасы буенча «Нәзер» спектакле куелды. Ул бер төркем энтузиастлар тарафыннан театрдан тыш әзерләнүе, иҗат төркеменең вакытлыча җыелуы белән үзенчәлекле иде. Түбәндә әлеге проектның оешуы һәм спектакль турында сүз алып барабыз.

Артист — иҗат кешесе, ул сәхнәдә уйнамыйча, тамашачы белән аралашмыйча яши алмый. Үзен сәнгатькә багышлаган һәр кеше бары сәхнәдә генә бөтен таланты белән ачыла, җанына илһам ала һәм шунда тынычлык таба. К.Тинчурин исемендәге театр артистлары тарафыннан Т.Миңнуллинның «Нәзер» пьесасы буенча куелган спектакльне ярты меңнән артык тамашачы алкышлап каршы алды. Дөрес, татар тамашачысы һәр премьераны кул чабып, рәхмәт сүзләре белән бәяли. Әмма әлеге премьерадагы мохитне барып күрү кирәк иде.Спектакльне сәхнәгә куючыларның үз эшенә, профессиясенә бирелгәнлеге, тамашачыга ихластан хезмәт итүләренең ашкынулы чагылышы иде ул. Моны залдагы тамашачы да ачык тоемлап, сизеп, артистлар уенын, спектакльне тудыручыларның хезмәтен алкышка күмде.

Күңелләргә җылылык биреп, олы сәнгать белән очрашу шатлыгы кичерү мөмкинлеге биргән әлеге чараның башлангычы К.Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы артистлары Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның чын мәгънәсендәге фидакарьлеге белән бәйле. Тынгысызлык, иҗат итү теләге, яңага омтылу һәм үзләренә ышану аларны әлеге проектка алынырга этәрә. Энтузиастларның театрдан тыш яңа спектакль әзерләп чыгару фикерен ТР Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы хуплап каршы ала, ышанычын белдерә. Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев артистлар омтылышын, күзләрендәге «ут»ны күреп, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Спектакльне тамашачыга җиткерүдә Камал театры директоры И.Якупов, Тинчурин театры директоры Ф.Мөсәгыйтов, аларның хезмәткәрләренең зур ярдәмен тоеп эш итә оештыручылар. Министрның хәер-фатихасы белән башланган эшкә тиз арада белгечләр тартыла. Артистларның фикере уртак — Зиннур Сөләймәнов йөзендә алар үз эшенең остасы булган чын профессионалга тап булалар. Башкортстаннан килеп, бер ай дәвамында үзләре белән эшләгән театр әһеленә булган рәхмәт хисен сүз белән генә әйтеп белдерү мөмкин түгел, ди артистлар. Театр-ны, артистны, тамашачыны бөтен барлыгы белән яраткан, бар сәләтен сәнгатькә багышлаган яшь режиссёр бу вакыт эчендә җитәкче генә түгел, бәлки якын дуска, фикердәшкә әверелә. Артистлардан тыш, спектакльне әзерләүчеләр белән дә җиңел уртак тел табуы, башкалар фикерен тыңлый белүе, иң мөһиме, һәрберсенең теләк-омтылышын, шәхси инициативасын һәрдаим хуплап, аны тиешле юнәлешкә борып җибәрә алу осталыгы һәм сабырлыгы, чиста күңеле, ихласлыгы белән сокландыра ул. Әзерләнә торган әсәрне тирән аңлавы, автор буларак Т.Миңнуллин фикер-карашларына салынган идеяне тамашачыга җиткерү алымнарын табуы да Зиннур Сөләймәновның нечкә зәвыгын, текст белән оста эш итүен, сәхнә серләрен яхшы белүен күрсәтә. Аның ярдәмчеләре буларак, спектакльне әзерләүгә үз эшенең осталары тартыла: рәссам — Анас-тасия Шамова, композитор һәм аранжировка ясаучы — Нияз Вәлиев, хореографлар — Ренат һәм Татьяна Мифтаховлар, ә инде җырларны Зөлфия Вәлиева яза. Т.Миңнуллинның «Нәзер» трагикомедиясенә нигезләнгән спектакль гаять гыйбрәтле вакыйгага нигезләнүе, халыкчан рухы, милли яшәеш, татар рухы чагылышы белән җәлеп итә. Сюжетына салынган вакыйга түбәндәгедән гыйбарәт: бер үк көнне туып үскән күрше егетләре Хисмәтулла белән Хикмәтулла бер үк көнне өйләнешәләр һәм тиздән сугышка китәләр. Аяусыз сугыш афәте, үлем куркынычы егетләрне бер караганда сәер булып тоелган адымга этәрә. Алар нәзер әйтәләр: «әгәр дә икебез дә исән-сау кайтсак, хатыннарны алышып торабыз(…) Бөтенләйгә түгел, бер атнага». Хикмәтулланың багучы әбисе әйткән икән: «әгәр дә нәзер әйтсәң, нәзереңне үтәмичә гомерең өзелми». Бу коточкыч мәһшәрдән исән-имин чыгу теләге шундый көчле, Хикмәтулланың нәзергә бик тә ышанасы килә: «Бәлки безнең дә гомер өзелмәс. Бәлки исән-сау авылга кайтырбыз». Егетләр исән кала, ләкин аларны гыйбрәтләр тулы ачы да, татлы да язмыш көтә…
Дәвамын «Сәхнә» журналыннан укый аласыз
Автор — Әлфәт Закирҗанов
«Сәхнә» №7 . 2019 ел,