90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры «Татарстан-24» телеканалы белән Гаилә елына багышланган уртак проект тормышка ашыра

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Татарстан-24» телеканалы белән берлектә уртак телевизион проект тормышка ашыра. Әлеге проект театраль гаиләләләрне һәм династияләрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Барлыгы 20 тапшыру әзерләргә планлаштырыла.

«Нәсел мирасы» дигән яңа телепроект – көн саен эфирга чыга торган, татар телендәге кыска метражлы тапшыру. Программа традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, милли мирасны буыннан-буынга тапшыру, борынгы гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерү максатыннан тормышка ашырыла.

Тапшыру съемкаларында Тинчурин театры артистлары: Татарстанның халык артистлары Нуретдин Нәҗмиев, Миләүшә Нәҗмиева, Резедә Төхфәтуллина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Айдар Фәтхрахманов, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина, Лилия Камалиева катнашты.

«Нәсел мирасы» – гаилә тарихлары аша Татарстанда яшәүче халыкларның фольклорына, җыр-моңнарына мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән телевизион проект. Тапшырулар циклы дәвамында тамашачы яраткан артистларының гаилә тарихлары, кызыклы һәм сабак алырдай вакыйгалары белән танышыр, алардан үгет-нәсыйхәт алыр.

Тапшыруларны әлеге сылтама аша карарга мөмкин

Тинчурин театры «Татарстан-24» телеканалы белән Гаилә елына багышланган уртак проект тормышка ашыра
Тинчурин театры «Татарстан-24» телеканалы белән Гаилә елына багышланган уртак проект тормышка ашыра