Татарча Русский English

Тинчурин артистлары — “Калеб” кунаклары

К.Тинчурин исемендәге театрда берсеннән-берсе талантлы яшьләр иҗат итә. Алар арасында Гөлназ Нәүмәтова, Резедә Сәләхова, Айгөл Галиуллина, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закировлар бар.

28 апрель көнне “Калеб”нең чираттагы очрашуы нәкъ шушы яшьләр иҗатына багышлана. Очрашу К.Тинчурин театрында 18:30да башлана, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Яшь булуларына да карамастан, хәзерге вакытта әлеге артислар театрда баручы күп кенә спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Нәкъ менә алар көче белән Тинчурин театры сәхнәсендә әдәби театр жанры барлыкка килде. Иң беренчесе ‒ Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңае белән сәхнәләштерелгән «Исемдә калганнары» һәм 1907-1913 елларда иҗат иткән шигырьләрен эченә алган «Сөй гомерне!» дип аталган әдәби-драматик спектакльләр булды. Аннан тамашачылар Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без ‒ кырык беренче ел балалары», Разил Вәлиев әсәрләре буенча куелган «Язмышым юллары» шигъри-музыкаль спектаклен күрә алды.

Инсценировка авторлары ‒ артистлар үзләре. Әдәби спектакльләрнең тагын бер үзенчәлеге ‒ яшь артистлар үзләре төрле уен коралларында уйнап, җырлап бии. Спектакль барышында баян, кубыз, курай, фортепиано, гитара яңгырый.

Габдулла Тукайның «Сөй гомерне!» спектаклен чит илдә яшәүче милләтәшләребез дә күрергә өлгерде. Төркиянең Әнкара, Ак шәһәрендә, Бельгиянең Брюссель һәм Брюгге шәһәрләрендә артистларыбызны инде берничә тапкыр алкышладылар.

Тинчурин яшьләрнең уңышлары да байтак: 2011 елда Габдулла Тукайның «Сөй гомерне!» спектакле өчен Дамир Сираҗиев исемендәге бүләккә ия булдылар; Гөлназ Нәүмәтова «Туганлык ‒ 2012»дә Т.Миңнуллинның «Төш» спектаклендәге Елена роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә бүләкләнде; «Язмышым юллары» спектакле «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә шулай ук «Тантана ‒ 2012» бүләге иясе; Вильям Шекспирның «Гамлет. Күренешләр» спектаклендә Гамлет роле өчен Артем Пискунов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана ‒ 2013» премиясенә лаек булды.

Яшьләр арасында театр уку йортында мөгаллимлек итүчеләр дә бар: Зөлфәт Закиров ‒ актерлык осталыгы, Илфак Хафизов ‒ сәхнә теле буенча дәресләр алып бара. Спектакльләрнең режиссеры ‒ Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Ул ‒ Тинчурин театрында үсеп чыккан әлеге яңа буын яшьләренең уку йортыннан ук остазы да.

«Интертат», 26.04.2014