Татарча Русский English

Тинчурин театры сәхнәсендә төрки халыкларының XIV «НӘҮРҮЗ» Халыкара театр фестивале кысаларында («YUĞ» («ЙУГ») Әзербайҗан дәүләт театры (Баку ш.)

5 ИЮНЬ, 18:30 СӘГАТЬТӘ

«БЕР СЕРЛЕ ҮТЕРҮНЕҢ ӨЧ АҢЛАТМАСЫ» СПЕКТАКЛЕ

Жанры — гыйбрәтле хикәя

Авторы — Рюноскэ Акутагава

Режиссёр — Мехрибан Алекберзаде, Әзәрбайҗанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссам — Вусал Рагимов

Музыкаль бизәлеш — Вугар Җамалов, Әзәрбайҗанның атказанган артисты

Режиссёр ярдәмчесе — Гюнел Сәфәрова

Яшь чикләве — 16+

Беренче карашка спектакль детективны хәтерләтә. Тик сюжет ачыла барган саен фәлсәфи-метафорик стиль өстенлек ала. Урман уртасында кеше үтерелгән һәм көчләнгән, бер сорау туа: кем һәм кемне үтергән? Төгәл генә җавап юк, әмма вакыйгалар барышында персонажларны да, тамашачыларны да әлеге бер сорау борчый һәм геройларның төрле кешелек сыйфатларын ачарга ярдәм итә.
Ә дөреслек… ачылмый да ачылмый, без аның төгәл билгеләрен күрмибез, ул каядыр еракта, ул иллюзия. Соңгы чиктә хакыйкать – һәр образда чагыла! Хакыйкатьме, ялганмы яки гаепне танумы? Аңлашылмый! Төрле субъектив карашлар дөреслекне ача аламы? Урманда законнар үзгәрде…

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

DSC_0206

DSC_0248