Татарча Русский English

Тинчурин театры сәхнәсендә төрки халыкларының XIV «НӘҮРҮЗ» Халыкара театр фестивале кысаларында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры

4 ИЮНЬ, 17:00 СӘГАТЬТӘ

«САЛКЫН КЫН» СПЕКТАКЛЕ

Жанры — трагедия

Автор — Михаил Башкиров

Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» милли театраль премия лауреты

Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Пластика буенча режиссер – Нурбәк Батуллин, «Алтын битлек» милли театраль премия лауреты

Татар теленә тәрҗемә – Ркаил Зәйдулла,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Яшь чикләве — 16+

Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга, дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

«Спектакль күп халыклар өчен канлы һәм аяусыз булган ХХ гасыр башын сурәтли. Безнең халыклар өчен әлеге чор аеруча фаҗигале, чөнки үз республикабызны төзү, халыкларга үзләренчә яшәү мөмкинлеге бирелү иллюзиясе туды. Бик күп кан коелды. Иң яхшылар һәлак булдылар яки чит илләргә китеп бардылар. Пьеса шул хакта. Ягъни гыйбәрә, ә бәлки заманча эпостыр…».

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

lOS0FowKf1Y LCCLevmCTCM YoOoXBQvMPw