Татарча Русский English
18:30 да 3.06.19

Тынлыкта гына урын бар (Әлмәт Татар дәүләт драма театры)

Спектакль «Россиянең кече шәhәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды.

 Жанры — фәлсәфи трактат

Авторы — Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр

Режиссеры— Туфан Имаметдинов

Хореографы — Марсель Нуриев

Рәссамы — Лилия Имаметдинова

Композиторы — Эльмир Низамов

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 5 ноябрендә булды.

Яшь чикләве — 16+

«Әвәл Сүз булган…» — диләр, тик бүгенге заманда Сүз эш-гамәлләрнең, мәгънәнең башлангычы булудан туктады. Кайчаннан башлап сүз үзенең көчен, кыйммәтен югалтты соң?

Нигә, гаилә тормышы турында меңләгән китаплар язылуга, күпме тапшырулар чыгарылуга, фильмнар төшерелүгә, ни чаклы психологик тренинглар үткәрелүгә дә карамастан, бездә һәр ике парның берсе аерылыша?

Нишләп соң сугышларга каршы әйтелгән меңләгән сүзләр бушка китә, ни өчен кан коеш һаман тынмый? Ни өчен милли мәдәниятне, туган телне үстерергә дип, бертуктаусыз сөйләүгә карамастан, әлеге кыйммәтләр кысыла?

Нигә сүз өеме арасыннан мәгънәне күреп булмый? Нишләп бүгенге көндә дөреслек сүзләр арасында качып ята? Ни өчен безнең үз фикеребез юк, нигә без кемдер уйлап тапкан, калыпланган сүзләрне сөйлибез? Нигә без сүзләргә бәйле, киресенчә сүзләр безгә бәйле булырга тиеш түгелме?

Спектакль шушы сорауларны күтәрә һәм шуларга җавап эзли.

1 3_8 4_11 5_8  6_7