Татарча Русский English

Җиңү көне уңаеннан, Тинчурин театры ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтте

Бүген, 7 майда, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелде. Быел тинчуринлылар ветераннар игътибарына “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын тәкъдим итте. Режиссеры – РСФСР ның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова. Спектакльне Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстан районнарыннан чакырылган 300 дән артык ветеран тамаша кылды.

3x-sIuAlX_s 6BdP1epgf8k 6M-JIQpj070 DMSu5ieukKA fbsin9CT8JI I2RISVAslEg NgaS5Me7ukg PgRPivTSV_Y sAZO7WHEXNM