90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Журналистика мәктәбе»нең өченче дәресе узды

Бүген «Журналистика мәктәбе» проектының өченче дәресе узды. Бу юлы лекцияне Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының үсеш буенча директор ярдәмчесе Ләйсән Фәизова алып барды. Ул театраль журналистика һәм театраль тәнкыйть турында сөйләде. Проект катнашучылары шушы ике юнәлешнең тарихы турында белде, рецензияләр язу турында практик киңәшләр алды, үзләре язган рецензияләре турында комментарийлар ишетте.

Аннан соң проект катнашучылары «Җилкәнсезләр» интерактив спектаклен карады. Хәзер алар әлеге спектакль буенча рецензияләр әзерли.

Сүз уңаеннан, «Идел» республика яшьләр журналының гыйнвар санында «Журналистика мәктәбе» проекты турында материал басылды. Аны проект катнашучысы язды.

«Журналистика мәктәбе»нең өченче дәресе узды
«Журналистика мәктәбе»нең өченче дәресе узды