90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында күмәк  укулар башлана

Пресс-релиз

Чараларда экспертлар, тамашачылар пьеса турында фикер алышачак. 

21 декабрьдә 13.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк уку (читка) узачак.

Чарада Рабит Батулланың «Җимерелгән бәхет» дигән 2 бүлектәге пьесасы тәкъдим ителәчәк. Әсәрне Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина укыячак.

Күмәк укуда филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм театр артистлары катнашачак. Соңыннан экспертлар, тамашачылар белән фикер алышу булачак.

Исегезгә төшерәбез, милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары 2021 елның 26-29 апрелендә узган иде. Аның барышында театраль эскизлар тәкъдим ителде. Иҗат төркемнәрен театр тәнкыйтьчеләре, белгечләре эшен бәяләде. Әлеге лабораториядә катнашкан биш эскизның икесе спектакль буларак хәзер Тинчурин театры репертуарында бара. Алар: «Ашина» (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры И.Казакбаев), «Кияү урлау» комедиясе (авторы – С.Юзеев, режиссеры – Р.Саттарова).

Күмәк укуга керү бушлай. Теркәлү сылтама буенча: https://teatr-karima-tinchu-event.timepad.ru/event/2720945/

Тинчурин театрында күмәк  укулар башлана
Тинчурин театрында күмәк  укулар башлана