90 СЕЗОН

Яңалыклар

Директорыбызны туган көне белән котлыйбыз

Бүген, 2 декабрьдә, театрыбызның директоры Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне.

Кадерле Фәнис Наил улы, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!

Кәрим Тинчурин театры бүген — татар сәнгатенең түрендә булып, шәһәр, республика мохитендә татарлыкны саклауда төп рольләрнең берсен уйный. Монда, әлбәттә, сезнең өлешегез бик зур! Сез татар театр сәнгатен үстерү, туган телебезне саклау, яшь буында гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете теләп калабыз!

Директорыбызны туган көне белән котлыйбыз
Директорыбызны туган көне белән котлыйбыз