90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры ноябрь-декабрь айларына экскурсияләр тәкъдим итә

Хөрмәтле тамашачылар, сезне театрыбызда узачак экскурсияләребезгә чакырып калабыз:

Саннарда еллар агышы 

(24 ноябрь, 16:00)

Күргәзмә театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Тамашачы театрның төрле локацияләрендә урын алган афишалар аша театрның данлы үткәне белән таныша ала.

Театр яктылыкка, нурга илтә

(28 ноябрь, 13:00)

Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән таныша ала. Экскурсия барышында дизайнер Наҗия Галимова остаханәсе белән танышу, мастер-класс көтелә.

Нәни дусларыбыз театрда кунакта

(29 ноябрь,12:00)

Бакча балалары, 1-4 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Экскурсия барышында балаларны музей, тамаша залы белән таныштыру көтелә.

Үткән юлың данлы, театр!

(08 декабрь, 14:00)

Тамашачы театрның бай тарихы, шулай ук музей, тамаша залы, сәхнә арты серләре белән таныша. Дизайнер Наҗия Галимова остаханәсендә булу, мастер-класс көтелә.

Саннарда еллар агышы

(15 декабрь, 14:00)

Күргәзмә театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Тамашачы театрның төрле локацияләрендә урын алган афишалар аша театрның данлы үткәне белән таныша ала.

Театр яктылыкка, нурга илтә

(19 декабрь, 13:00)

Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән таныша ала. Экскурсия барышында дизайнер Наҗия Галимова остаханәсе белән танышу, мастер-класс көтелә.

Сүнмәс йолдыз яктысында!

(22 декабрь, 16:00)

Экскурсиягә килгән тамашачы бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты, нәсел шәҗәрәсе, гаиләсенең шәхси әйберләре белән таныша ала. Экскурсия ахырында бөек шәхескә багышланган фильм күрсәтелә.

Экскурсияләрне оештыручы – театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова.

Белешмәләр өчен телефон: +7927 031-36-82

Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә уздырыла.

Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин. Сылтама биредә

Тинчурин театры ноябрь-декабрь айларына экскурсияләр тәкъдим итә
Тинчурин театры ноябрь-декабрь айларына экскурсияләр тәкъдим итә