Театрның вазыйфасы Тукай язганча, “яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми уңга илтә” генә түгел, ә дусларны очраштыру урыны да булып тора. Тинчурин театры да бу яктан калышмый. Читтә яшәүче милләттәшләребез – Лилия Вәлиева һәм Зилә Кәримованы театрыбыз колач җәеп каршы алды.

Бельгиядәге Татар җәмгыятенең рәисе Лилия ханым — Брюссель каласыннан, ә Литваның Татар җәмгыятен җитәкләүче Зилә ханым исә Висагинас шәһәреннән Казаныбызга кунакка кайткан чаклары.

Лилия ханым: “без алдан сөйләшеп килмәдек, бу очрашу безнең өчен бер бүләк булды. Тинчурин театры төрле илләрдәге дусларны очраштыра. Бу үзенә күрә очрашу ноктасы”, – дип, безнең белән дә шатлыгын уртаклашты.

– Мин театрда 1983 елда булган идем, ремонттан соң, биредә беренче тапкыр. Мин Башкортстаннан, әнием яныннан килдем. бүген Литвага китеп барышлый, беркадәр сәгать вакытым бар иде, шушы вакытны сезнең театрга бүлдем, – дип Зилә ханым да сүзгә кушылып китте.

Мөмкинлектән файдаланып, кунакларыбыздан яңа гына табадан төшкән “Гөләндәм туташ хатирәсе” спектакле турында да сораштырырга булдым. Нинди тәэсирләр уяткан икән премьера?

Зилә ханым: «Резедә Сәләхованың сәхнәдә уйнавын беренче тапкыр күрәм, моңарчы аны телевизор экраныннан, Гөлшаһидә образында гына күргәнем бар иде, артист буларак аны икенче яктан ачтым. Бик нык ошады. Актерлар үзләре матур җырлыйлар да, оста итеп уйныйлар да. Күренеп тора: бик талантлы шәхесләр! Бу рольләр аларга бик туры килә. Салих Сәйдәшевне дә үзем өчен яңадан ачтым, дисәм дә була»

Лилия ханым: «Театрлар, гадәттәгечә, классик әсәрләр куялар һәм, минемчә, анда ниндидер бер стандарт формат өстенлек итә. Ниһаять, бөтенләй башка формада, лирик яктан көчле спектакль чыкты. Мондый төр әсәрләрне күбрәк сәхнәгә чыгарырга кирәк. – Еникинең бу әсәре яшьлегемдә минем яраткан әсәрем иде. Бүген яраткан әсәрем белән икенче очрашуым – үзенә күрә тагын бер бүләк булды. Нәкъ бер ел элек Бельгиядәге татарлар җыелышып, берничә машина белән Тинчурин театрының Бонн шәһәрендә, Германиядә, булып узган гастрольләренә барган идек. “Назлы кияү” спектакле безне шаккаттырды: гади генә сәхнәдә, алар безне ышандырырлык оста итеп, байлар тормышын күрсәттеләр».

Әңгәмәбез ахырында ханымнар Тинчурин театрына кабат килеп, яңа спектакльләр карыйсылары килүләре белән дә уртаклашып уздылар.

Көтелмәгән очрашулар аеруча җылы һәм истә кала диләр бит, безнеке да нәкъ шундыйлардан булды. Театр, чыннан да, күрешү урынының иң кулае, ә яхшы спектакль дә булса, бу очрашу бәйрәмгә әйләнә дә куя. Әлеге күрешү, “Гөләндәм туташ хатирәсе” спектакле бар критерийларга да җавап бирә, килешәсездер бит, дуслар?!

231