Татарча Русский English

НӘНИ ДУСЛАРЫБЫЗ!!!

Тинчурин театры үзенең нәни дусларына кызыклы Яңа ел тамашасы әзерли!!! Интерактив тамаша, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйләнү, төрле бүләкләр һәм башка сюрпризлар көтәчәк сезне. Яңа 2019 нчы елны безнең белән каршы алыгыз!!!

Күңелле һәм гыйбрәтле музыкаль яңа ел тамашасы сезнең Яңа Ел бәйрәменә тагын да күбрәк могҗиза өстәр! Тинчурин театрына яңа ел тамашасына килгән барлык балаларга да тәмле бүләкләр биреләчәк. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда балалар, һичшиксез, Кыш бабай һәм аның оныгы – Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар белән очрашачак, бергә-бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнәчәк.
Әлеге тамаша яңа ел могҗизасы малае – Кар бөртеге һәм кечкенә Клоунессаның тышкы кыяфәтләренең охшамаган, цирктагы ачулы зурларның канәгатьсезлекләрен җиңү юлында очраган маҗаралары турында. Финалда барысы да бу дөньяда һәркемнең Кар бөртеге сыман яхшы, гаҗәеп һәм кабатланмас икәнен аңлый! Бервакыт һәркемгә күктән бәхет ишелеп төшәчәк, иң мөһиме, — эреп юкка чыгарга мөмкинлек бирмәскә кирәк.

“Кар бөртеге маҗаралары” спектакле (реж. Карина Булычева) түбәндәге көннәрдә татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк:
25 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә
26 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә
27 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә
28 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә
29 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә
30 декабрь 2018 – 11:00, 13:30, 18:00 – татар телендә, рус телендә

vWd5K-wIfDw