Татарча Русский English

Чын күз яше белән елаучы артистлар

 

Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтова белән “Мәхәббәт чиш­мәсе” спектакле алдыннан сөйләшеп утырдык. Театрга килү тарихы кызыклы аларның. Ренат абый 10нчы сыйныфта укыган ва­кытта, сентябрь аенда мәк­тәпне ташлап, театр учили­щесына укырга керсә, Лилия ханым бөтенләй дә кыю адым ясый. КДУның физика факультетын­да укып йөргән кыз, дүр­тен­че курска җиткәч, уни­верситет­ны калдырып, театр училищесына килә. Сәх­нә белән “агулан­ган” әлеге парларның язмыш сукмак­лары шунда кисешә…
– 20 елдан артык театр сәхнә­сендә кайныйсыз. Үткәннәргә кайту мөмкинлеге туса, кабат шушы юлны сайлар идегезме?
Л.М.:
– Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Артистлар баласы бит мин. Әти-әниемнең сәхнәдә уйнавын күреп, артист хезмәтенә гашыйк булып үстем. Шуңа да университетның дүртенче курсын ташлап, театр училищесына килдем. Ләкин артист – режиссерга бәйле халык. Рольсез утырган вакытлар да була. Шундый вакытта: “Ник театрны сайладым икән?” – дигән уйлар туарга мөмкин. Нишлисең, минем буын хатын-кызлары бездә күп. Әлбәттә, барысына да бер спектакльдә рольләр биреп бетереп булмый. Ә Ренат ул яктан бәхетле­рәк. Чөнки театрыбызда элек-электән ир-ат халкына кытлык булды.
Р.Ш.:
– Ул яктан мин чыннан да бәхетле, рольләр биреп торалар, без уйнап торабыз. Бәләкәйдән урындыкка басып шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, артист булырга хыялландым. Артист булгач бәлкем кирәге чыгар дип үзлегемнән курайда уйнарга өйрәндем. Аллага шөкер, теләгем тормышка ашты. Мин – артист. Кире кайтып, нидер үзгәртү мөмкинлеге булса, мин каршы килер идем, чөнки театр миңа бик күп нәрсә бирде: тормышта үз урынымны таптым, яраткан гаиләм, тамашачым бар.
– Лилия ханым, “Күрәсем килгән иде” спектакленнән соң тамашачы алдына баш ияргә чыкканда да күз яшегез кипмәгән иде әле. Спектакль саен шулаймы ул?
– Әйе. Героинямның сүзләре бетү белән пәрдә ябыла. Баш ияргә чыгарга бер-ике минут вакыт кала. Ул арада гына үз халәтемә кайтып өлгермим, чөнки мин спектакльдә персонаж булып уйнамыйм, ә ул булып яшим.
Р.Ш:
– Шундый ук ситуация минем белән “Син бит минем бергенәм” спектаклендә була иде. Спектакль ахырындагы монолог вакытында күз яшьләрем бәреп чыга. Аларны тыеп булмый. Кызарган күзләр белән халык алдына чыгып баш июдән башка чара калмый. Ләкин бу халәтне сәхнәдән алып чыгарга ярамый, ул шунда калырга тиеш. Ә бит образның эченә үк үтеп кереп, шуннан арына алмыйча, акылдан язган артистлар бик күп.
– Театр турында сөйләшүне туктатып торып, Лилия ханымның кулын сорарга килгән мизгелләрне хәтердә яңар­тып алыйк әле. Ничегрәк булды ул?
Р.Ш.:
– Аның тарихы бик кызыклы. Лилия белән бер күрүдә гашыйк булып өйлә­неш­кән кешеләр түгел без. Бергә театр училищесында укыдык, бер тирәдәрәк яшәдек, озак кына дуслар булып йөрдек. Соңга таба арабызда мәхәббәт уты кабынды. Кыз белән егет арасында шундый бер момент була: ду килеп талашып ташлыйсың да, бушанып каласың. Шуннан йә юллар аерыла, йә мәхәббәт икенче этапка күчә. Бездә дә булды бугай ул нәрсә. Кызып китеп, мөнәсәбәтләрне ачыклап алдык. “Алга таба нәрсә эшлибез?”, “Әйдә, өйләнешәбез!”, “Ә ничек?”. Беренчедән, мин Лилиядән яшьрәк. Икенчедән, Исламия ханым белән Хәлил абый гади генә кешеләр түгел, театр сәхнәсендә ихтирам казанган шәхесләр. Алар минем кумирларым. Кечкенәдән аларның безнең авыл сәхнәсендә уйнаганнарын күреп, сокланып, образларына гашыйк булып, “алар кебек булсаң иде” дип хыялланган идем. Кем уйлаган, күпмедер вакыт узганнан соң шушы бала аларның кияве булыр дип… Куркыта… Шунда Лилия: “Аларны җайлау юлы бар инде барын, телләрен көйләп җибәрү өчен коньяк тап син”, – диде. 1991 ел – Горбачев заманы. “Сухой закон.” Ризыкка дефицит вакыт, кибет киштәләре буш. Кыскасы, акчасы бар, алырга әйбере юк. Кирәк нәрсәне табу өчен “блат” кирәк. Ничек итсәм иттем, җиде буын танышлык аша булса да коньяк­ны кулга төшердем бит, тәки. Очрашу вакытын сөйләштек. Әти-әниләр белән Лилиянең кулын сорарга килдек. Ничектер башта сөйләшү авыррак барды, башланып китә алмады. Өстәлгә теге коньяк чыгып утыргач, сөйләшү бөтенләй икенче төсмер алды. Ике апа тәрбиясендә үскән, 19 яшьлек кыюсыз авыл егете буларак, минем өчен әти-әни сөйләште. Исламия ханым: “Егет яшь бит”, – дип каршы чыкса да, Хәлил әфәнде: “Исламия, кияүләр мөгезле түгел, менә шундый буладыр инде ул”, – дип җанга җылы өрде. Шул вакытта Лилия дә каядыр юкка чыкты. Юыну бүлмәсенә кереп, кулъяулык юып мәш килгән ул! Лилиядән: “Син ризамы соң?” – дип кереп сорыйлар, әйләндереп бер җөмлә әйтә алмый. Каушап калгандыр инде. Кыскасы, никах көне билгеләнде, туйны Актерлар йортында уздырдык.
– Лилия ханым, кулъяулыкны нигә шул кадәр юдыгыз соң?
– Кулымда ике кулъяулык иде. Әллә сабынладым, әллә юк. Ышкыдым да ышкыдым шуларны. Каушау, оялу, уңайсызлану хисе булгандыр бәлки. Аңлата да алмыйм.
– Татарда “килен каенанага охшап килә” дигән әйтем бар. Ә кияү мәсьәләсенә килсәк, Хәлил абый белән Ренат абый арасында характер охшашлыгы бар идеме?
Л.М.:
– Безнең әти ашарга пешерергә ярата иде. Иртүк торып чәйләр куя, кайвакыт әнине йокысыннан уятып: “Карчы-ык, чәй эчәсеңме?” – дип шаярта торган иде. Ул бит сугыш чоры баласы, шуңа да бер әйберне дә исраф итмәде, кадерен белеп кулланды. Вак кына бәрәңгеләрне дә духовкага куеп пешереп ала, ипине, гомумән, әз генә ката башласа, кисеп, тоз сибеп катырып куяр иде. Безнең балалар аны хәзер “кириешка” дип атап, кибеттән сатып ала. Ә Ренат бөтенләй ашарга пешерми, пешерә белә, ләкин…
Ә инде эш мәсьәләсендә, аларның охшашлыгы бар: икесе дә үҗәт, булсын дип тырышалар, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерәләр.
Р.Ш.:
– Хәлил әти белән уртак телне тиз таптык без. Бөтен эшне бергә сөйләшеп, киңәшләшеп эшли идек. Балта эше икебезнең дә кулдан килә, күңелгә якын. Тагын нәрсә… икебез дә мыеклы…(көлә). Ә менә Исламия ханым белән бераз авыррак, мөнәсәбәтләр каршылыклырак иде. Әмма кулдан эш килгәнен күргәч, ул да йомшарды. Хәзер ул миңа улы кебек карый. Хәтта Лилиягә караганда да мине күбрәк ярата…(көлә)
– Гаилә корып яши башлавыгызга 22 ел гомер узган. Сезнең турында бер начар сүз, гайбәт тә ишетелгәне юк. Сездә көнләшү дигән нәрсә бармы?
Л.М.:
– Көнләшеп яшәсәк, театрда бөтенләй эшли алмас идек.
Р.Ш.:
– Яшь чакта йөргән кызым бар иде. Театр училищесына укырга кергәч: “Без синең белән барыбер бергә була алмаячакбыз. Син артист булырсың, телевизордан күрсәтә башларлар. Спектакльдә хатын-кыз белән кочаклашып уйнавыңны күргән саен, телевизорны вата алмыйм бит инде”, – диде. Ә бит ул дөрес әйткән! Мин аңа бу мәгънәле сүзләре өчен әле дә рәхмәтле.
– Улыгыз Ришатның йөргән кызы бармы? Шәхси тормышы белән кызыксынасызмы?
Л.М.:
– Йөргән кызын белмим, дус кызлары бар. Үзебез дә: “Улым, шәхси тормыш качмый ул, беренче урында уку булырга тиеш”, – дибез. Бүген югары белемең булмаса, син беркем түгел. Быел КХТИга укырга керде, программист булырга җыена. Аллага шөкер, түләүсез бүлеккә эләкте. Укуга бик җаваплы карый.
– “Ике бала – бер бала, бер бала – юк бала”, диләр. Ришатка иптәш алып кайтырга теләмәдегезме?
Л.М.:
– Яшь вакытта өч бала алып кайтырга хыялландым. Ришатны 28 яшемдә бик авырлык белән таптым. Аннан калган курку хисе озак дәвам итте. Аннары артист өмет белән яши. Күбрәк сәхнәдә уйнап каласы, матур рольләр иҗат итәсе килде. Уйлап карасаң, бала табып, аны үстерерлек вакыт та булган икән… Аллага тапшырган инде, Ришатыбыз исән-сау булсын дип телибез!
– Бүгенге тормыштан канәгатьме сез?
Р.Ш.:
– Россиядә тууыбыз белән үк, авыр яшәеш сайлаган халык без. Шуңа да тормышның гаделсезлекләре белән көрәшә-көрәшә, ничек тә “исән калырга” тырышабыз. Ә бит тыныч кына яшисе иде. Бары яшисе килә!

«Акчарлак» газетасы