ПРЕМЬЕРА
Хип-хопера яки башбаштак комедия
Флешка, рэп һәм мәхәббәт
2005 елда оешкан Ittifaq беренче татар рэп-төркеме җырларында татар яшьләренең ике буыны үсеп чыкты. Бумерлар урынына миллениаллар, миллениаллар урынына зумерлар килде. Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне һәм принципларны үз итә? Ittifaq төркеме җырлары яңгыраган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасындагы вакыйгалар Казан шәһәре читендәге районнарының берсендә бара. Монда Афәринов криптовалюта, таткоиннар белән эш итә,...
ПРЕМЬЕРА
Трагикомедия
Җан Баевич
Мәдәни кеше булырга тырышып, Гаяз Исхакый комедиясенең төп герое Җан Баевич үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртә: гаиләсеннән, шул исәптән балаларыннан, нәселеннән, туган теленнән һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта, хәтта исемен заманчага үзгәртә. Ләкин төп геройның яңа тирәлеге, үз тамырларыннан баш тартуы аны мәдәниятле, белемле кеше итә алырмы? Гаяз Исхакый тарафыннан нәкъ 100 ел элек күтәрелгән милли...
ПРЕМЬЕРА
Комедия
Ай, былбылым!
Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгәләр. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итмиләр. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Хәтта Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятлиләр. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.
ПРЕМЬЕРА
Интерактив спектакль
Җилкәнсезләр
Спектакль сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе мисалында илдә бара торган үзгәрешләрнең татар җәмгыятендәге элек-электән килгән яшәү рәвешен генә түгел, ә тулы гаиләләрнең тормышын да җимерергә сәләтле икәнлеген тасвирлый. Нәтиҗәдә гаилә тарих өчен эксперименталь мәйданчык булып кына кала. Һәм ул гүя лабораториядәге кебек иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең ничек итеп гаилә эченә үтеп керүен күзәтә.
13:00
җомга