Татарча Русский English

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры – 19 нчы ноябрь – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры – 19 нчы ноябрь – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды.

Биредә Казан, Арча, Биектау, Әтнә, Балтач, Теләче, Лаеш, Саба, Питрәч, Яңа Чишмә, Чуашстан республикасыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2. “Спектакльдән өзек”; 3. “Спектакльдән монолог”; 4. “Рәсем-эскиз”; 5. “Макет” – көч сынашты.

30 нчы ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җиңүчеләрне бүләкләү һәм әлеге конкурска нәтиҗә ясап, “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.

LJa81GhygrA

Mnab4dDVJP0

iOWnrBZxBCE

BMi9RiARe_M

akX3tpE1j1g

6SEL9P87G_w