Татарча Русский English

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 85 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 85 еллык юбилее «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле белән тарих битләрендә калды. Юбилей кичәсендә Татарстанның Мәдәният министрының беренче урынбасары — Эльвира Рафаилевна Камалова да катнашты. Ул Татарстанның беренче президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау сүзләрен җиткерде һәм Татарстанның атказанган исемен алган театрыбыз артистлары — Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк Хафизова һәм Гүзәл Гайнуллинага диплом һәм күкрәк тамгалары белән бүләкләде. Шулай ук озак еллар театрга тугры хезмәт иткән театр хезмәткәрләренә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Xe-nDs6kd4g

v6tydJQKhxk

QFulUERPI2Q

HWgNbvkpE2w

B4SjgxTpVTw

9V9TjgWpNwI

2LfFvgpF8lw

_NIEWX_i4Ig