Татарча Русский English
15.11.2018 18:30 да

Гөләндәм туташ хатирәсе (Премьера)

Күренекле татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел, бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулуга багышлана

 Жанры – мелодрама

Халык күңелендә җырга үрелгән әсәрләр бихисап, чөнки аларда укучыны, тамашачыны җәлеп итәрлек, моң ярылып ята. Ә татар моңы ул – күңелләрне айкап чыгардай, иң биек шарлавыктан түбәнгә очкан су тамчысыдай синең йөрәгеңә килеп кадалырдай көчкә ия. Ул синең җаныңда!

Татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте турында язылган, күпләрнең өстәл китабына әйләнгән Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә дә моң ярылып ята. Бу классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.

“Гөләндәм туташ хатирәсе” еллар чоңгылында үз укучысын тапкан кебек, күпсанлы тамашачылар соравы буенча куелган әлеге спектакль дә, һичшиксез, үз тамашачысын табар. Иң чиста саф хисләргә корылган мәхәббәт тарихы үзенең аһәңе, яңгырашы, куелышы белән тамашачыны җәлеп итәр.

Авторы – Әмирхан Еники (Илһам ГАЛИ инсценировкасы)

Режиссеры – Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН,  Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы – Булат ИБРАҺИМОВ

Композитор – Юрий ЧАПЛИН, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Хормейстеры – Алия ХӘМЗИНА

Спектакльдә Салих Сәйдәшев көйләре яңгырый.

 Рольләрне башкаралар:

Автор исеменнән – Әлфия Хәсәнова

Гөләндәм – Резедә Сәләхова

Салих – Зөлфәт Закиров

Әхмәтҗан – Сәлим Мифтахов

Бибимәликә – Лилия Мәхмүтова

Сабира – Диләрә Фәттахова

               – Ландыш Ибәтуллина

Кәрим Тинчурин, Касыйм – Харис Хөснетдинов

Газиз – Айдар Фәтхрахманов

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.

Спектакльнең премьерасы  2018 елның 6 ноябрендә булды.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (+6)

G-v8rIWdON4

jNR5EgQtXkE

YEemwYo0c3s