Татарча Русский English

Театр белгечләре Тинчурин фестивале милли драматургия үсешенә өлеш кертәчәк, дип саный (Татар-информ 30.10.2018)

Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

“Бу — бик актуаль фестиваль. Шартлар җиңелдән булмаса да, без милли драматургияне үстерергә тиеш, — ди Нияз Игъламов. – Фестиваль программасында классика белән бергә заманча әсәрләр дә булырга тиеш. Без милли драматургияне шулай гына үстерә алачакбыз”.

“Бүген заманча драматургия саналган әсәрләр иртәгә классика булырга мөмкин”, — дип өстәде матбугат конференциясенең спикеры булган Фәнис Мөсәгыйтов.

  • Заманча милли драматургия мисалы буларак, фестивальдә Чаллы татар дәүләт драма театры Булат Сәләховның “Яратылмый калган ярлар” спектакле белән катнаша.
  • Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

Фестиваль программасында Мари милли драма театры, Даргин дәүләт музыкаль театры, Абхаз дәүләт музыкаль театры һәм Хакас милли драма театры спектакльләре бар. Татарстан театрлары арасыннан фестивальгә Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Казан яшь тамашачы театры катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174335/

0126