Татарча Русский English

Тинчурин театры янә премьера әзерли («Идел» журналы)

Бөек классик язучыларыбызның әсәрләрен дөньяга танытуда, татар халкының театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының алтын фонды тагы бер классик әсәр – “Гөләндәм туташ хатирәсе” белән баетылачак.

Халык күңелендә җырга үрелгән әсәрләр бихисап. Халык җырлары булсынмы, язучының махсус язылган җырлары, анысы мөһим түгел, аларда укучыны җәлеп итәрлек, моң ярылып ята. Ә татар моңы ул – күңелләрне айкап чыгардай, иң биек шарлавыктан түбәнгә очкан су тамчысыдай синең йөрәгеңә килеп кадалырдай көчкә ия. Ул синең җаныңда!

Илаһи моңны күңел түрләреннән саркып чыгаручы бөек шәхесләребез бүгенге көндә дә аерым хөрмәт һәм ярату белән искә алына. Шулар арасында, һичшиксез, Салих Сәйдәшев исеме аерым урын били. Бу урында татар халкының бөек улы турында язылган, күпләрнең өстәл китабына әйләнгән Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестен искә алу урынлы булыр. Классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.

Китапны кулыңа алып укый башлагач, укучы күз алдыннан бер-бер артлы Салих Сәйдәшевның тормыш сәхифәләреннән күренешләр уза: менә Гөләндәм белән Салихның беренче күрешүләре, Шәрык клубы, композитор егетләр уйнаган көй синең колагыңда чыңлый. Иң чиста саф хисләргә корылган мәхәббәт тарихы, Салих Сәйдәшев әсәрләре кебек моңда тибрәлә.

Ә укучы үзенең яраткан әсәрен сәхнәләштерү турында бер тапкыр булса да уйлаган микән? Үзенең аңында тудырган образларны сәхнәдә дә күрү мөмкинлеге белән янып яшәмәгән микән?

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры иң беренчеләрдән булып, 2019 елның 2 мартында бөек классик язучы – Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышлану хөрмәтеннән, “Гөләндәм туташ хатирәсен” сәхнәләштерә. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Рәшид Заһидуллин. Премьера, театрның 85 еллык юбилей көнендә, 6 нчы ноябрьдә күрсәтелүе белән дә истәлекле.

Театр үзенең 85 еллык “гомере” эчендә татар халкының бөек язучылары әсәрләреннән алтын чылбыр үргән. Әйтик, соңгы елларда гына да театрда К.Галинең шигъри поэмасы буенча Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”, Г.Тукайның “Сөй гомерне”, К.Тинчуринның тууына 130 ел тулу хөрмәтеннән куелган очраклы рәвештә сакланып калган автобиографик новелласы буенча “Соңгы әсәр”, М.Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары”, Х.Вахитның тууына 100 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелгән “Яшерен эзләр”, А.Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу хөрмәтеннән куелган “Ефәк баулы былбыл кош”, Р.Вәлиевның “Язмышым юллары” спектакльләре дөнья күрде. Шулай ук Ф.Яруллин, Ш.Хөсәинов, И.Юзеев, М.Әмир, Р.Мингалим, Т.Миңнуллин кебек шәхесләрнең әсәрләрен бүгенге көн тамашачысына җиткерүдә зур өлеш кертә.

Бөек классик язучыларыбызның әсәрләрен дөньяга танытуда, татар халкының театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының алтын фонды тагы бер классик әсәр – “Гөләндәм туташ хатирәсе” белән баетылачак. Мәхәббәт тарихы еллар чоңгылында үз укучысын тапкан кебек, спектакль дә үз тамашачысын табар. Татар моңына үрелгән әсәр, Идел киңлекләрендә тибрәлгәндәй дулкындай, үзенең аһәңе, яңгырашы, куелышы белән тамашачыны җәлеп итәчәк.

Алия Әбрарова «Идел» журналы (Рубрика — Яңалыклар)