Татарча Русский English

«Тыйнак иде, китүе дә тыйнак булды» (Т.Фәйзуллина турында истәлекләр «Ватаным Татарстан» газетасы)

Тыйнак иде, китүе дә тыйнак булды

Биш кеше башкарырдай эшне берүзе эшләп чыкса да, мин булдырдым, дип кеше күзенә күренә белмәде. Тыйнак иде. Китүе аяз көнне яшен суккандай булды. Кәрим Тинчурин исе­мендәге драма һәм комедия театры артисты Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина турында дуслары, хезмәттәш­ләре, шәкертләре әнә шулай диләр.

666
Җырлар, сценарий, пьесалар авторы. Артист. Остаз. Болар барысы да Тәслимә Хәләф хакында. Татар­стан­ның халык артисты Зөфәр Харисов, аның белән сәх­нәдә эшләү – үзе бер мәктәп иде, дип искә алды:

– Нинди талантлы актриса, берәгәйле автор,  көч­ле укытучы бит ул! Бө­тен җа­нын театрга багышлаган шәхесне югалттык. Ул шул­кадәр ихлас һәм, театрдамы ул, училищедамы – кайда да эленке-салынкы йөрүне күз алдына да ки­термәде. Янып, җиренә җит­кереп эшли торган, горур һәм көчле рух­лы булды Тәслимәбез. Режиссер буларак без аның белән берничә спектакль куйдык. Әйтик, Фәнәвил Галиевнең “Эл­мәктәге язмыш”, Нәбирә Гыйматдино­ваның  “Сихер­че”се… Халык аларны шул­кадәр яратып кабул итте.

Тәслимәнең эшен яратмаска мөмкин тү­гел, анда вак детальләре­нә кадәр барысы да уйланылган була. Сәх­нәдә партнерлар идек. Рә­диф Сәгъ­динең “Яз галә­мәте”ндә, “Бер тамчы яра­ту”­да, аерылып, озак еллардан соң күрешкән гашыйклар образын тудырдык. Тәслимә сәх­нәдә яшә­де. Ул гримын да сәхнәдә сала, деко­ра­цияләр арасында йө­реп чын­бар­лыктан аерыла, әсәр­дә яши башлый иде. Соңгы юлга озатырга шә­керт­ләре килде. Алар остазлары рухына дога кылдылар, бар да Тәс­лимә телә­гәнчә тыйнак һәм ихлас булды. Җәсәдемне театрга куймагыз, дип васыять иткән булган. Шундый тыйнак иде ул. Үзен күрсәтергә яратмады, интервьюлар сорап йөр­мәде.

Тәслимә Хәләфне күпләр “Сихерче” спектаклендәге роле буенча хәтерлиләр. Баксаң, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән дуслыклары да шушы әсәрдән башланган икән.

– Туганым кебек якын ул миңа. Шулкадәр авыр бу югалту… 1991 елда, кызым Алсуга әле 3 кенә ай тулып киткән көннәрнең берсендә ишек шакыдылар.  Барып ачсам, озын буйлы, чибәр ханым басып тора. Мин аның театр артисты икәнен дә белә идем, әмма бүген фатирым бусагасын атлап керер дип һич тә күз алдына китермәдем. Кулында – “Казан утлары” журналының “Сихерче” әсәре басылган саннары  һәм аңа нигезлә­неп язган инсценировкасы. Мин­нән шушы әсәрне сәх­нәгә чыгаруга рөхсәт сорап килүе икән. Ул аны бер тында укып чыкты. Алга китеп шунысын да әйтим: бу спектакль шулкадәр уңыш белән барды. Алар әсәрне Зөфәр Харисов белән сәхнә­ләш­терделәр, үзләре уйнадылар да. Шуннан соң ул минем иҗатымны гел күзәтеп барды. Гомумән, татар әдәбиятын аның кебек укыган, өйрәнгән кеше башка юк та ул.

Шәкертләренә дә татар язучылары әсәрләрен укытып, бергәләп анализ ясап, әдәбиятка мәхәббәт уяткан кеше. Дәрескә кирәк булган сценарийларны үзе яза торган булган. Аның ул пьесаларын бүген, һичшик­сез, балалар театрында куеп була. Шәкертләре, әни кебек якын булды, дип сөйләде­ләр. Барыбыз да күз яшь­ләрен тыя алмадык…

Тәслимә Хәләф Нәбирә  Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату”ын да сәхнәләш­терә һәм төп рольләрнең берсен башкара да. Нәбирә Гыйматдинованың тагын бер әсәренә инсценировка язып театрга тапшыра, әмма сәхнәләштерергә өлгерми кала.  Әйтүләренчә, ул үзе­нең хәлен белгән, хәтта быел яңа төркем алмаскамы икән әллә дип икеләнеп тә калган. Синең кебек башка укытучы таба алмыйбыз, дип кенә күндергәннәр.

Нәбирә Гыйматдинова, аның эчке матурлыгы белән тышкы чибәрлеге тәңгәл иде, ә бу бик сирәк була, дип бәяләде. “Кешедән беркайчан да начарлык эзләмәде. Үзенә начарлык эшләгән кешеләрне дә гафу итеп яшәде. Театр аны бәяләп бетермәде. Рольләре аз булды. Рольләр уйнап рәхәт күрмәде”, – диде ул.

Дуслары, Тәслимәнең до­гачылары калды, дип юана. Улы Булат, оныклары дин юлында икән. Шул бәләкәч­ләрне сөйләсә, сөйләп туя алмый иде, дип елмаеп искә алды хезмәттәшләре.

Башкортстанның Бишбү­ләк районы Дүсән авылында дөньяга килгән Хәләф кызы Тәслимә Казанның Әл-Мәр­җани мәчете карамагындагы Самосырово бис­тәсен­дәге мөселман зиратында  үзенең мәңгелек йортын тапты. Театрда 46 ел эшләү дәверендә берсен­нән-бер­се үтемле образлар иҗат итеп калдырды. Чын татар артистларын тәрбия­ләде. Догачылары булып улы Булат, биш оныгы калды. Рухы тыныч, урыны оҗмахта булсын.

Гөлинә Гыймадова “Ватаным Татарстан”   № 149, 16.10.2018