Татарча Русский English
18:30 да 20.11.2018

Алтын көз

Жанры — комедия

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала.

Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта, карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әйләнә.

Нечкә юмор, традицион халык лирикасы, иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган әлеге “Алтын көз” спектакле, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.

Драматургы — Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин

Режиссеры — Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы — Наталья ПАЧКОВА

Рольләрне башкаралар:

Карт — Илгизәр Хәсәнов

Карчык — Ләлә Миңнуллина

Әлфия Хәсәнова

Хат ташучы хатын — Исламия Мәхмүтова

Люция Гәлләмова

Автор исеменнән — Булат Зиннәтуллин

Зөлфәт Закиров

Спектакльнең премьерасы 2013 елның 9 октябрендә булды.

Спектакль 1 сәгать 55 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (6+)

DSC_4730 DSC_48081 DSC_4663 _DSC0149 _DSC0678 DSC_4579 DSC_4822 DSC_4815

 

DSC_4730 DSC_48081 DSC_4663 _DSC0149 _DSC0678 DSC_4579 DSC_4822 DSC_4815