Татарча Русский English
17:00 дә 18.11.2018

Шаян Гөлшаян (Премьера)

Жанры — комедия-буфф

«Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була.

Спектакль комедия-буфф (лат. – шуклык, уен-көлке) жанрында куелган. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка,  җыр-бию һәм комедияне берләштерә.

Авторы — Мирсәй Әмир

Режиссеры — Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы — Сергей СКОМОРОХОВ, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Рольләрне башкаралар:

Гөлшаян  – Диләрә Фәттахова

Әхмәт – Салават Хәбибуллин

Миләүшә –  Камилә Галиева

Фәйзелкәбир – Артем Пискунов

Гыйләҗетдин бай – Алмаз Фәтхуллин

Төхбәй – Илнур Байназаров

Староста – Рөстәм Гайзуллин

Арслан – Айдар Фәтхрахманов

Спектакль 2 сәгать 05 минут бара.

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 5 гыйнварында булды.

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (16+)

DSC_3110DSC_2981DSC_0696DSC_1109DSC_0698DSC_0898DSC_3221DSC_3295DSC_3316DSC_3352DSC_3100DSC_2997