Татарча Русский English
14.11.2018 18:30да

Гомер буе сине көтәм (Премьера)

Жанры — мелодрама

Офыклардан күзем алмыйм,

Ник килмисең һаман, иркәм?

Мин бит инде янып-көеп,

Гомер буе сине көтәм!..

Чын тормышны тасфирлаган «Гомер буе сине көтәм» спектакле – гомер буена сузылган сокландыргыч бер мәхәббәт тарихы.

Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит!

Гади китапханәче белән гади урманчы арасындагы саф, сагышлы мәхәббәт тарихы безне уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итә.

Драматургы — Илһам ГАЛИ

Режиссеры — Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы — Денис ДЕНИСОВ

Композиторы — Юрий ЧАПЛИН, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Хормейстер — Алия ХӘМЗИНА

Рольләрне башкаралар:

Әдилә — Җәмилә Әсфәндьярова

Гадел — Илнур Байназаров

Азат — Илгизәр Хәсәнов

Рәхим  абый — Нуретдин Нәҗмиев

Кадрия — Диләрә Фәттахова

Дилбәр — Ландыш Ибәтуллина

Айдар — Айдар Фәтхрахманов

Марат — Булат Зиннәтуллин

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 22 маенда булды.

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә.(+16)

DSC_7202DSC_7355DSC_7452DSC_7521DSC_7596DSC_7605DSC_7629DSC_7669