Татарча Русский English

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсы нигезләмәсе

                                    1.Гомуми мәгьлүмат

  Әлеге нигезләмә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына  131ел тулуга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре конкурсын үткәрү тәртибен билгели  (кыскартып- Конкурс).

 Конкурс Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында үткәрелә.

Әлеге конкурс Татарстан  Республикасының барлык район мәктәпләре катнашында беренче тапкыр 2012 нче елда үткәрелде. Татарстан Республикасы Казан шәһәре һәм Республиканың район  мәктәпләре  белән Кәрим Тинчуринның иҗатына  багышланган Конкурс үткәрү —  татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты  ясый.

  1. Конкурсның максат һәм бурычлары:

Кәрим Тинчуринның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;

— Кәрим Тинчурин  иҗатына  таянып, гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучыларда һәм яшүсмерләрдә эстетик, рухи тәрбия  үсешен активлаштыру;

— балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, музыкага һәм хореографиягә тарту;

— сәнгатьнең  кайбер төрләрендә талантлы яшьләрне ачу, аларга булышлык итү;

— татар халкының  мәңгелек традицияләренә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү;

— классик әдәбият аша дөньяга карашны киңәйтү;

  1. Гамәлгә куючылар  һәм оештыручылар:

 

 -Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;

-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы;

-ДБО “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры”

Татарстан Республикасының район мәктәпләрен оештыру һәм сайлап алу турларын уздыру  өчен җаваплы театрлар:

-ДБО “ Чаллы татар дәүләт драма театры”;

— ДБО “Буа дәүләт драма театры”

  4.Конкурсны оештыру һәм үткәрү тәртибе:

Конкурска җибәрелгән  иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә.

Конкурста катнашу бушлай. Конкурска җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.

Конкурста катнашучылар:

Конкурста Татарстан Республикасы гомумбелем мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурсның тематикасы:

Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан һәм милли классик драматургиянең асыл үрнәкләреннән сәнгать эшләре күрсәтү карала.

Татарстан Республикасының Казан шәһәре район мәктәпләре һәм мәктәпләре    өчен:

 

1.Спектакльдән өзек (вокал яки бию булуы хуплана (8-10 мин.));

2. Спектакльдән монолог (3-4мин.);

3.Спектакльдән җыр;

4. Рәсем-эскиз (укыган пьеса, караган спектакль буенча)

 

5.Макет (укыган  пьеса,караган спектакль буенча)

Конкурсны үткәрү тәртибе:

 

Конкурс 2018 нче елның 1 нче сентябреннән 25 нче ноябренә кадәр  3 этапта   үткәрелә:

I этап — мәктәпләрдә. 2018 нче елның 1нче сентябреннән 29 нче сентябрьгә кадәр үткәрелә.

II этап – муниципаль җирлекләрдә. 2018 нчы елның 1 нче октябреннән    31 нче октябренә   кадәр үткәрелә.

III этап – Республика күләмендә.

Сайлап алу туры  Татарстан район мәктәпләре өчен(спектакльдән өзек,монолог,спектакльдән җыр):

-9 нчы ноябрьдә  Буа дәүләт драма театры бинасында,адресы Карл Маркс ур,68нче йорт;

(10.00 да башлана);

-12 нче ноябрьдә  Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында,адресы Хәсән Туфан проспекты,15нче йорт;

(10.00 да башлана) ;

-19 нче ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, адресы М.Горький урамы 13нче йорт

(10.00да башлана);

Татарстан Республикасының район мәктәпләре һәм Казан шәһәре мәктәпләре    өчен   иҗат эшләре(рәсем-эскиз,макет) 21-23 нче ноябрьдә тикшерелә.

Номинацияләр:

 

Конкурста түбәндәге номинацияләр   һәм   призлар  булдырыла:

“Спектакльдән җыр”  номинациясе:

-музыкаль әсәрнең сәнгати  башкарылышы;

-интонациянең чисталыгы һәм  яңгыраш сыйфаты;

-тембр матурлыгы һәм тавыш чисталыгы.

“Спектакльдән өзек”  номинациясе:

-образны ачу;

-сәхнә культурасы, костюм;

-өзекнең  катлаулылыгы.

“Спектакльдән монолог”  номинациясе:

-өзекнең  башкару мөмкинлекләренә  һәм яшь категориясенә туры килүе;

-башкару осталыгы;

-сәнгатьле башкаруның төрле чараларын куллану (костюм  яки  декорация  элементлары, музыкаль бизәлеш).

“Рәсем-эскиз” номинациясе:

-күзаллауның сәнгати дәрәҗәсе;

-эчтәлек тирәнлеге, грамоталылыгы;

-эшне башкаруга иҗади якын килү,  оригинальлек.

 

Барлык катнашырга теләүчеләр   ДБО “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры“ адресына күрсәтелгән форма буенча гариза  җибәрә.

Гаризалар почта бүлекчәсе яки электрон элемтә аша 2018 нче елның  5 нче ноябренә  кадәр кабул ителә.

Шулай ук,  рәсем-эскиз, макет эшләрен  2018 нче елның 5 нче ноябренә кадәр  җибәрү  сорала  . Рәсем-эскиз (А-3).

Рәсем-эскиз эшләре  кәгазь вариантсыз каралмый.

ДБО “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының” электрон әрҗәсенә (tinchurinmuseum@mail.ru  җибәрә ала (адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 13нче йорт).  Тел. 236-66-89; 8-927-031-36-82;

Музей җитәкчесе-  Чабатова Розалия Вәлиәхмәт кызына(барлык сораулар буенча шалтыратырга мөмкин).

Шулай ук,  конкурс эшләрен   театрга  9.00 сәг.  18.00 сәг.кадәр китерергә  мөмкин.

Конкурс  турындагы мәгълүмат белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сайтында  танышырга була.

Финалга чыккан катнашучыларга  мәгълүмат хат аша алдан җибәрелә.

2018 нче елның 3 нче декабрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында (адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 13 йорт) көндез генераль репитиция үткәрелә (гала-концертка әзерлек) һәм фәнни-иҗади конференция уза. Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган  гала-концерт, бүләкләү тантанасы   була.

 Бүләкләү:

Оештыру комитеты түбәндәге призларны булдыра:

— Диплом һәм конкурсның истәлекле, кыйммәтле  билгесе һәм башка истәлекле бүләкләр;

—  Конкурста һәр катнашкан укучыга һәм аның җитәкчесенә  шаһәдәтнамә бирелә. Катнашучыларга шаһәдәтнамәләр электрон формада җибәрелә.

Кушымта 1

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 131 ел  тулуга  һәм  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре конкурсына

 

 

 

 

Гариза үрнәге

 

Белем бирү оешмасының тулы исеме Әсәрнең исеме, авторы Катнашучылар исемлеге Җитәкче-нең Ф.И.О;телефоны,электрон адресы Декорация, музыкаль бизәлеш турында мәгълүмат
Ф.И.О. Уйнаган ролероле Туган вакыты, тулы яше, сыйныфы

Сәхнәләштерелгән өзеккә бәяләмә (аннотация)