Татарча Русский English

Аксенов-фест 2018

13-16 нчы сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XII әдәби-музыкаль “Аксенов-фест 2018” фестивале узачак.

Фестивальнең программасында Россиянең күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, композиторлар, музыкантлар, кинорежиссерлар, рәссамнар белән очрашулар, кызыклы мастер-класслар көтелә. Әлеге фестивальнең төп традициясе – “Звездный билет” Халыкара премия тапшыру вакыйгасы булачак.

Фестивальнең махсус кунаклары, һәм Аксенов-фестның башлап җибәрүчеләре – күренекле француз язучысы Ив Готье һәм музыкант, композитор – Андрей Макаревич.