Татарча Русский English

СВИЯЖСК КАЛАСЫНА СӘЯХӘТ

Бүген, 31 нче август, К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары һәм театр эшчеләре Свияжск каласында экскурсиядә булып кайтты. Тинчуринлылар тарихи урыннар белән танышып, күңелле ял итеп, киләсе юбилей – 85 нче сезонга яңа көчләр туплап кайттылар.