Татарча Русский English

Тинчурин театры артистлары ТР Президенты Рөстәм Минниханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән үткәрелгән Республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү мәҗлесендә

27 нче август Казан Кремлендә урнашкан Пушечный дворда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән Республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү мәҗлесе булды. Әлеге тантаналы чарага К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары – Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар да чакырулы иде. Бәйрәм мәҗлесен театрыбыз артистлары – Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов алып бардылар.