Татарча Русский English

Тинчурин театры августта традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра

26-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларны һәм башкала кунакларын традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра. Быел августта тинчуринлылар тамашачыларга барлыгы дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. Шуларның өчесе – узган сезон премьералары. 

✨ 26 АВГУСТ,  «ШАЯН ГӨЛШАЯН»
 Билет алу

Спектакльләр циклы 26 августта драматург Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Шаян Гөлшаян” комедиясе белән башланып китә. Спектакльнең төп героинясы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә үзе артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта.

DSC_3110 DSC_2981 DSC_0696 DSC_0898

✨ 27 АВГУСТ, «АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ»
 Билет алу

27 августта тамашачылар драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгел, болай ул” комедия-скетчын карый алачак. Әлеге әсәр моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән – скетчлардан гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

EilZYmpFwr8 2PyUgt4F3W4 TuUxER54r0w DSC_2494

✨ 28 АВГУСТ, «ГОМЕР БУЕ СИНЕ КӨТӘМ»  
Билет алу

28 августта театр сәхнәсендә Илһам Гали әсәре буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” мелодрамасы күрсәтелә. Спектакльнең төп героинясы Әдиләне язмыш шактый сыный: ул бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Әмма барлык сынауларны җиңеп чыгарга аңа балачак дусты Гадел ярдәм итә.

DSC_7202DSC_7355DSC_7521DSC_7596

✨ 29 АВГУСТ, «ЕФӘК БАУЛЫ БЫЛБЫЛ КОШ»
Билет алу

29 августта театр Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Төп каһарман Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге спектакль шушы сорауларга җавап эзли.

DSC_1139 DSC_1557 DSC_14051 DSC_14871

Спектакльләрнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.

Билетларны театрның рәсми сайтыннан һәм кассадан сатып алырга мөмкин.

☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17