Татарча Русский English

Котлыйбыз!

ТР Президенты указы нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова һәм Рөстәм Гайзуллин театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Хөрмәтле хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз! 

Алга таба да уңышлар, яңа иҗади үрләр телибез! 

qvmhaQol-ME IMG_5741аав 002-копия1