Татарча Русский English

Аерылышуга сәбәп – шарф һәм урам исеме («Ватаным Татарстан» газетасы)

DSC_2364

Гаилә арбасын ир дә, хатын да бертигез тартырга, юлда очраган киртәләрне бергә җиңеп чыгарга тиеш, дип өйрәтергә ярата бу өлкәдә шактый “стаж”лы кешеләр. Яшьлектә мәхәббәт хисенә уралып, баш-аягың белән кешегә “чумасың”, ә тормышка чыккач, хисләрнең сүрелүе сизелә башлый. Шушы сындыра торган мизгелне сабырлык белән кичергәннәр исә бәхетле картлыкны каршы ала. Тинчурин театры куйган “Алай түгел, болай ул” спектакле мәхәббәтнең шул өч этабы, югала башлаган гаилә кыйммәтләре турында бәян итә дә инде. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.

“Алай түгел, болай ул” әсәре Туфан Миңнуллинның “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән дүрт мөстәкыйль пьесасыннан тора. Драматург әлеге әсәрләрне 40 ел элек язса да, аларның бүгенге көннәр белән никадәр аваздаш булуына исең китәрлек. Аларда егет – кыз, ир – хатын, ата-ана һәм бала мөнә­сәбәт­ләре тасвирлана. Жанрын да комедия-скетч дип билгелә­гәннәр. Исем җи­семгә туры килә бу очракта: сәх­нәдә барган гаилә кү­ренешләренә тамаша залында утырган кеше­ләрнең дә юлыкканы бар лабаса! Исфат белән Рәмзия (Харис Хөс­нетдинов һәм Гөлчә­чәк Хафизова) урынында калганнары юкмы әллә: балага шарф бәйләргәме, кемгә ох­шап шундый сәләтле булып туган ул, дип бәхәс­ләшә­ләр; яңа туган сабыйга исем эзлә­гәндә­ һәрбер гаилә әгъ­за­сының үзенекен куштырасы килүе дә тормышта еш очрап  тора; Мирсәет белән Наиләгә карап (Зөлфәт Закиров һәм Лилия Камалиева), мәңгелек мәхәббәт турында хыялланган кичләр искә төшеп куя; Ата белән Баланың (Ренат Шәм­сетдинов һәм Зөлфәт Закиров) саубуллашу мизгелен дә һәр ата-ана кичер­гәндер.

Спектакльнең өч санына бәйле булуына игътибар итәргә кирәк. Өч төрле буын вәкилләре, өч төрле тормыш этабы, өч төрле бәхәс, өч төрле дөреслек… Сәхнә би­зәлешендә дә сизелә ул: де­корациядән өч эскәмия һәм бер экраннан кала артык әйбер юк. Бюджет ягыннан менә дигән вариант. “Алай түгел, болай ул” спектакленең оркестр белән башкарылуы да күренешләрне җанлан­дырып җибәрә. Шул ук вакытта тере тавыш күпләрне сискәнеп куярга мәҗбүр итте.

Алты актер биредә 24 образны гәүдәләндерә. Яшьлек­не-картлыкны спектакльдә катнашучы­ларның барысы да уйнап чыга. Әбиләрне иң оста башкаручы Резеда Төхвәтуллина икән. Актрисаны мондый рольдә күрү яңалык булды. Гөлчәчәк Хафизова баласы өчен өзелеп торган ана образы белән тамашачының игътибарын җәлеп итте. Харис Хөснетдинов һәрвакытта­гыча ир-атларның табигатен иң дөрес итеп тасвирлап бирде, Ренат Шәмсетдинов җор теллелеге, “коры” ата булып уйнавы белән дә үзенә каратты. Ә Зөлфәт Закиров сәхнәдә иң күп һәм еш хәрәкәтләнүче булгандыр. Аның әти-әни куеныннан яңа чыгып киткән бала образы да, гашыйк егет булып уйнавы да сокландырды.

Актерлар, бу әсәрне сәх­нәгә куйганда, Туфан Миңнул­линның сүзләрен үзгәртмичә, тулысы белән бирергә тырыштык, дип белдергән иде. Шулай да спектакльгә замана рухы сеңми калмаган. Бу “Аерылабыз, хуш инде!” күрене­шендә  яхшы күренә. Өйләне­шү­ләренә бер ел да тулмаган, тормышның авырлыгын күр­мәгән пар – Фәридә (Лилия Камалиева) белән Рәшит (Зөл­фәт Закиров), юктан сә­бәп табып, аерылышырга уйлый. Имеш, авыл хуҗа­лыгы инсти­тутының кайда урнашканын хәл итәләр. Икесенең дә бала-чага икәнлекләрен күрсә­тергә теләп, режиссер алар­ның  тышкы кыя­фәт­лә­рен дә үзенчәлекле итеп би­рә: кием­нәре заманның соң­гы модасына таянып сайланган, кулларында – телефон (бло­гер­лык чирен күрсәтүлә­ре, мө­гаен), авызларында – са­гыз, башларында җил уйный.

Туфан Миңнуллинның әсәр­ләре шундый тормышчан булгангамы, әллә башка сәбәпме, спектакль җиңел каралды. Тамаша залыннан чык­канда, теге алдарак язып үткән гаилә арбасын тартучылар, спектакльдә үз-үзләрен таныпмы, “нәкъ синең кебек”, “безгә охшаган бит” дип фикер алыша башлаган иде.

Автор: Чулпан Гарифуллина

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 30.06.2018/)