Татарча Русский English

Тинчурин театры «Алай түгел, болай ул» спектакле премьерасы белән 84нче сезонны япты

29 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакле премьерасы белән 84нче театр сезонын япты. Режиссеры һәм сценография авторы – Рәшид Заһидуллин.

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Театрны яратуыгыз, һәрвакыт безнең белән бергә булуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

Киләсе 85нче юбилей сезонында очрашканчыга кадәр!