Татарча Русский English

Тинчурин театрында, 84нче сезон ябылу уңаеннан, җыелыш узды

Бүген, 29 июньдә, Тинчурин театрында, 84нче театр сезоны ябылу уңаеннан, җыелыш узды. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм баш режиссер Рәшид Заһидуллин сезонга гомуми нәтиҗәләр ясады.

Көзен театрыбызның 85 еллыгы билгеләп үтеләчәк, шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия фестивале узачак. Киләсе юбилей сезонының премьераларга, вакыйгаларга бай булачагы ассызыкланды.

Җыелышта аерым хезмәткәрләргә театр администрациясе тарафыннан грамоталар тапшырылды. Профком рәисе Розалия Чабатова профсоюз тормышында актив катнашучыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

DSC_4431DSC_4435DSC_4450DSC_4466DSC_4468DSC_4473DSC_4476DSC_4478DSC_4480DSC_4484DSC_4488DSC_4494DSC_4501DSC_4504DSC_4507DSC_4512