Татарча Русский English

Фәнис Мөсәгыйтов: «Тинчурин театры елына 382 спектакль күрсәтте» («Татар-информ» МА)

Кичә, 28 июньдә, Татар дәүләт театрлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә быелгы театр сезонына йомгак ясады. Очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та катнашты. Ул сүзен Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее белән башлап җибәрде. Театр татар драматургиясе классигы әсәрләре буенча куелган “Соңгы әсәр” спектаклен сәхнәгә куйды.

“Тинчуринның туган ягына Пенза өлкәсенә гастрольләргә барып кайттык. Кәрим Тинчуринны Европага алып чыктык — аның “Назлы кияү” спектакле белән Германиягә бардык”, — дип театрның уңышларын санап үтте ул.

Тинчурин театры елына 382 спектакль күрсәткән. Шуның 134е – читтә күрсәтелгән тамашалар. Фәнис Мөсәгыйтов, елда 365 көн булуын искәртеп, театрның кайбер көннәрдә ике, хәтта өч спектакль куелуын искә алды.