Жанры — комедия-скетч
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.
Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.
Драматургы — Туфан Миңнуллин
Режиссеры һәм сценография авторы – Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Хормейстеры – Алия ХӘМЗИНА
Хореографы — Раушан ШӘЕХОВ
Рольләрне башкаралар:
“Аты-исеме кем?”
Сания – Лилия Камалиева
Әхәт – Зөлфәт Закиров
Фатыйма – Гөлчәчәк Хафизова
Хәдичә – Резедә Төхфәтуллина
Хөсәен – Харис Хөснетдинов
Лемар – Ренат Шәмсетдинов
“Аерылабыз, хуш инде!”
Баһаветдин – Ренат Шәмсетдинов
Маһруйбикә – Резедә Төхфәтуллина
Исфат – Харис Хөснетдинов
Рәмзия – Гөлчәчәк Хафизова
Фәридә – Лилия Камалиева
Рәшит – Зөлфәт Закиров
“Ага сулар…”
Ата – Ренат Шәмсетдинов
Ана – Гөлчәчәк Хафизова
Бала – Зөлфәт Закиров
Карт – Харис Хөснетдинов
Беренче карчык – Резедә Төхфәтуллина
Икенче карчык– Лилия Камалиева
“Айлы кичтә бакчада”
Маһирә – Резедә Төхфәтуллина
Гарифҗан – Ренат Шәмсетдинов
Гамилә – Гөлчәчәк Хафизова
Шәүкәт – Харис Хөснетдинов
Наилә – Лилия Камалиева
Мирсәет – Зөлфәт Закиров
Спектакль 2 сәгать 10 минут бара
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 21 июнендә булды
Cпектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (+12)