Татарча Русский English

Тинчуринлылар — театрлар Сабан туе призерлары!

Кичә, 24 июньдә,  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре Театраль сабантуй уеннарында катнашып, призлы урыннар яулады.

Котлыйбыз!

Көрәш (80 кг. кадәр авырлыкта) — Алмаз Фәтхуллин (II урын)

Кул көрәше (хатын-кызлар арасында) — Лилия Мәхмүтова (III урын)

Кашыкка йомырка куеп йөгерү (хатын-кызлар арасында) — Лилия Камалиева (III урын)

Кашыкка йомырка куеп йөгерү (ир-атлар арасында) — Рамил Гарипов (III урын)

Кул көрәше (ир-атлар арасында) — Руслан Илмәтов (III урын)

Авыш баганага менү — Айдар Фәтхрахманов (III урын)

Чүлмәк вату — Айдар Фәтхрахманов (II урын)

Капчык киеп йөгерү — Дилә Гомәрова (II урын)

Аркан тартышу (ир-атлар арасында) — Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, Руслан Илмәтов, Роберт Хәмитов, Равил Хисмәтуллин (III урын)

Рәмис Нәҗмиев фотолары

5IqnXfdgzz0ToIdMUtqslQj5rz_uLn9HEVdb80uujN80OVFhqeUW1pMyIRvE-mXezc

HXbMyOOdkqg xjbL-gNNEiM