90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Шул уңайдан иртән Казанның Г.Тукай исемендәге скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды. Чарада тинчуринлылар да катнашты. Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясе була. Туган тел көнен татар театрында татарча спектакль карап билгеләп үтегез, дуслар!

TQYQhWHdH3U yoeOUPD-a9s