Татарча Русский English

Тинчурин театры Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан акция игълан итә

Тинчурин театры Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан акция игълан итә.

Әлеге акция шартлары буенча чемпионат вакытында, ягъни 14-29 июнь көннәрендә булачак барлык спектакльләргә билетлар 30 процентлы ташлама белән сатыла. Махсус тәкъдим 8 июньнән 29 июньгә кадәр гамәлдә. Ташламалы билетларны театр кассасыннан да, электрон рәвештә театр сайтыннан да сатып алырга мөмкин.

Урыннар саны чикле! Ашыгыгыз!

☎ Касса телефоны: 8 (843) 238-56-17

 Электрон билет алу