90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген, 18 май, Халыкара Музейлар көне билгеләп үтелә

Бүген, 18 май, Халыкара Музейлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, ​ ​ театрыбыз музее җитәкчесе, РТның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова һәм музей хезмәткәре Наилә Файзрахманованы чын күңелдән котлыйбыз!
90 еллык тарихы булган театрыбызның зур мирасын кадерләп саклыйсыз, театрны үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләребезнең якты истәлеген саклауда, аларны буыннан-буынга танытуда зур эшләр башкарасыз. Алдагы көннәрдә дә эшегездә бары уңышлар телибез!