Татарча Русский English

Тинчурин театры Казанның Тинчурин паркында «Балачак бәйрәме» уздырды

Бүген, 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә, Тинчурин театры Казанның Тинчурин паркында «Балачак бәйрәме» уздырды.

Көн салкын булуга карамастан, бәйрәм бик күңелле үтте. Сабыйлар Тинчурин театры әкиятләре геройлары — Шүрәле, Шым-шым, Ясмин, Гөмбә-сан һәм Убырлы белән бергәләп чүлмәк вату, капчык киеп, шулай ук авызга кашык кабып йөгерү, таяк тартышу, уенчык кисү кебек күңелле уеннарда катнашты. Һәр бала бушлай баллы мамыктан авыз итә алды.

Тинчурин театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров бәйрәм кунакларына моңлы җырларын бүләк итте. Сабыйлар да җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

Бер генә нәни катнашучы да бүләксез калмады.

Бәйрәмебезнең иганәчеләре:

- «Барионикс» аквапаркы;

- Казан зоопаркы,

- «Бюрократ» канцелярия товарлары кибетләре челтәре

- «Комус» канцелярия товарлары гипермаркеты

Иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

DSC_9828 DSC_9835 DSC_9841 DSC_9845 DSC_9854 DSC_9862 DSC_9863 DSC_9869 DSC_9872 DSC_9875 DSC_9892 DSC_9904 DSC_9911 DSC_9916 DSC_9918 DSC_9922 DSC_9936 DSC_9941 (1) DSC_9943 DSC_9957