Татарча Русский English

Афишада үзгәреш!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!

Бүген, 30 майда, Казанда булып узган көчле давыл нәтиҗәсендә Тинчурин театры сәхнәсе түбәсенең бер өлешенә зыян килде. Шунлыктан афишага үзгәрешләр кертелә.

Бүгенгә билгеләнгән «Гомер буе сине көтәм» спектакле 14 июньгә күчерелә.

Моннан тыш, 31 май, 3, 4 июнь көннәренә билгеләнгән спектакльләр дә башка көннәргә күчерелә. Аларның кайсы көнне күрсәтеләчәге турында соңрак хәбәр ителәчәк! Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз!

Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Спектакльләрне башка көнне карау мөмкинлеге булмаган тамашачыларыбыз билетларны кире кассага кайтара ала.

Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!

Өстәмә мәгълүмат алу өчен касса телефоны: ☎ 8 (843) 238-56-17

iC6HrhX5SWY