Татарча Русский English

«Булат бабай»дан «Гамлет»ка кадәр

 

 

 

 

80 яшь… Меңъеллыклар белән чагыштырганда – тузан бөртеге генә. Әмма кешегә, коллективка карата – озын бер юл.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына да 6 ноябрьдә 80 яшь тулды. Сигез дистә ел эчендә ул төрле вакытлар кичерде. Шатлыгы да булды, авырлыклар да, кызыгы да, кызганычы да… Әмма барысы хакында да тәртип белән генә сөйлик.

1930 еллар башыннан Совет хөкүмәте халыкны театр сәнгатенә җәлеп итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә башлый. 1930 елның 7 октябрендә РСФСР совнаркомы «Театр эшен яхшырту турында» карар кабул итә. 1931 елның 21 маенда исә Большевиклар партиясенең Татарстан обкомы бюросы эшчеләрне һәм крестьяннарны театрга җәлеп итәргә карар кыла. Бөтенсоюз һәм республика җитәкчелегенең, Колхозчыларның беренче бөтентатар җыенының карарлары махсус күчмә колхоз театрын оештыру вакыйгасын якынайта. Мондый коллективны оештыру теләге белән янып йөргән кешеләрнең берсе милли сәнгатьнең мәшһүр вәкиле, фаҗигале язмышлы Кәрим Тинчурин була.

1933 елның җәендә оешкан Татар академия театры труппасы – Ф.Ильская, Н.Арапова, Т.Гыйззәт, Х.Колмәмәт һ.б. – Сәет Булатов җитәкчелегендә республика районнары буенча сәфәргә чыгып китә. Шул ук елның көзендә академия театры һәм ул вакытка таратылган Мәскәү татар театры нигезендә Күчмә филиал оештырыла. Беренче актёрлар югарыда аталган ике театрның да эшчеләре була. Баш режиссёр вазыйфасына Гали Ильясов билгеләнә. Һәм 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында беренче спектакль – Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» спектакле үз афишасы белән уйнала. Билгеле булганча, театрның туган көне дип үз афишасы белән беренче спектакльне тамашачыга уйнаган көн санала.

Беренче елларда репетицияләр академия театры базасында үтә. «Булат бабай семьясы» белән беррәттән башка спектакльләр дә чыгарыла: «Алты гашыйк» (А.Арбузов), «Мәхәббәт» (Н.Сәләхов), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Шәмсекамәр» (М.Аблиев), «Скапен хәйләсе» (Ж.-Б.Мольер), «Чик сакчылары» (В.Билл-Белоцерковский). Бу куелышлар белән труппа сугышка кадәрге республиканы бөтенләе белән йөреп чыга. Спектакльләргә карата бары уңай фикерләр генә яңгырый, бөтен җирдә дә коллективны «Ешрак килегез!» – дип озатып калалар. Аңлашыла да: радио да юк, телевидение дә, кино да. Театр – мәгърифәтнең, күңел ачуның бердәнбер чыганагы, зур җир белән бердәнбер элемтә чарасы була. Спектакльләр төрле җирләрдә уйнала. Кулак дип сөрелгән бай крестьяннарның зур йортларында да, ишегалларында да, хәтта болыннарда да. Җәй арбада йөрсәләр, кышын чанага күчәләр. Эссене, салкынны белмичә еш кына җәяү дә йөрергә туры килә.

Филиалның шулай актив башланып киткән тормышы кырыс рәвештә бүленә. 1937 ел репрессияләре башлана. Репрессия шаукымы Гали Ильясовны да читләтеп узмый. Труппа торгынлык кичерә. Шушы катлаулы чорда Сәнгать эшләре идарәсе 1938 елның 22 ноябрендә 147нче номерлы карар чыгара. Аның нигезендә филиал 6нчы номерлы мөстәкыйль колхоз-совхоз театрына үзгәртеп корыла. Урнашу урыны – Балтач. Сәнгать җитәкчесе – Әсгать Мәҗитов.

1939 елның 14 декабрендә кул куелган карар буенча труппа Арчага күчерелә. 1942 елның октябрендә исә «шәһәр театры» статусында Буага күчә. Янәдән Казанга кайту 1944 елның октябрендә була. Шул вакыттан башлап һәм озак еллар дәвамында ул «Татар дәүләт республика күчмә театры» исемен йөртә.

Мөстәкыйль оешма дәрәҗәсен алу белән театр тормышында иң катлаулы чорларның берсе башлана. Казаннан киткәнче баш өстендә түбәсе һәм академия театрының ярдәме булган, спектакльләрдә чын осталар уйнаган рәхәт тормыш күчү белән бергә артта кала. Актёрлар арасында элеккеге Мәскәү театры артистлары Газиз Гыйматов, Бибинур Галиуллина, Хан Исмәгыйлев, Мәрьям Рәхмәтуллина була. 1938 елда, театр техникумын тәмамлаганнан соң коллективка Вера Минкина, Зәйтүнә Хәлиуллина, Сәет Шәкүров килеп кушыла.

«Аршин мал алан» (У.Хаҗибәков), Ә.Мәҗитов «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Гөлзада» (Р.Ишморатов), «Урманда» (Ф.Хөсни) спектакльләрен куя.

…Театрның тыныч тормышы, бөтен Совет халкының тормышы сыман, кискен өзелә. Бөек Ватан сугышы башлана. Катлаулы чор эш алып баруны тиз арада үзгәртеп коруны таләп итә. Коллективтагы ир-атларның күбесе фронтка китә. Бары Г.Гыйматов, Х.Исмәгыйлев, С.Сәгыйтов һәм Ә.Мәҗитов кенә кала. Иҗатны туктатмау хатын-кыз актрисалар – Б.Галиуллина, В.Минкина, М.Рәхмәтуллина, С.Хөснетдинова, А.Әхмәтҗанова, Г.Камалның 1942 елда театрга килеп кушылган сеңлесе Зәйнәп Камалова иңнәренә төшә.

Репертуарның төп өлешен үткен, тамашачы рухын ныгыта, ватанпәрвәрлекне тәрбияли торган бер актлы пьесалар тәшкил итә. Берникадәр соңрак, инде сугыш барышында «зур» драматургия дә сәхнәгә әйләнеп кайта. «Серле казна» (Т.Гыйззәт), «Кайту» (Р.Ишморат), «Патриотлар семьясы» (Г.Насыйри) спектакльләрендә язучылар һәм актёрлар сугышта җиңү яулаучы замандашларын күрсәтә.

1944 ел ахырында театр тормышының беренче этабы тәмамлана. Сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы катлаулы вакытта ачлы-туклы килеш, юньле яшәү шартлары булмаган оешу еллары. Шул ук вакытта яшьлек дәрте белән янып, энтузиастлык, риясызлык белән сәнгатькә хезмәт итү, үз тамашачыңны табу һәм аның мәхәббәтен яулау еллары да.

Һәм менә Казан. Нурлы Казан. Әмма үзенең элекке артистларын башкала колач җәеп каршы алмый шул. Театраль биналар юк. Шуңа да театрны, бүген моңа ышану кыен булса да, Киров урамы, 59 йорт адресы буенча урнашкан йорттагы коммуналь фатирның бер тәрәзәле аш бүлмәсендә урнаштыралар. Бу элеккеге «Болгар» кунакханәсенең почмак бүлмәсе була. Берникадәр вакыттан соң театр Киров урамының икенче ягына – бүгенге «Нурулла» мәчете бинасына күчә. Аннары – Бауман урамына, бүгенге Халык иҗаты йортының берничә бүлмәсенә. Ниһаять, 1960 елда театр Казан Кремленең Спас манарасына күченә. Актёрлар шаярып аны «Кремль театры» дип йөртә башлый. Бирегә алар озакка – 25 елга килеп урнаша.

Бу елларда театр белән үз вакытының профессиональ, талантлы режиссёрлары җитәкчелек итә: Сөләйман Вәлиев-Сульва, Габдулла Йосыпов, Кәшифә Тумашева. Алар спектакльләр кую белән генә чикләнми, махсус белемнәре булмаган яшьләргә актёрлык осталыгы дәресләрен дә бирә. Труппаның төп өлешен бу вакытка сугыштан кайткан яшьләр тәшкил итә дә. Алар арасында: Мөнирә Шаһидуллина, Хәмит һәм Мөхәммәт Хәмзиннар, Сания Исмәгыйлева, Кәримә һәм Гата Нуруллиннар, Люция һәм Фердинанд Фарсиннар, Сәет Мөхәррәпов… Шул чакта яшәп иҗат иткән авторлар М.Әмир, Т.Гыйззәт, Х.Вахит, Р.Ишморат, И.Юзеев, Н.Исәнбәт әсәрләре, А.Корнейчук, Д.Җаббарлы, Т.Шевченко, Б.Рахманов, А.Сафроновның тәрҗемә әсәрләре, шулай ук К.Тинчурин, М.Фәйзи, Ш.Камал кебек классик авторларның иҗаты, А.Островский, Мольер әсәрләре тәрҗемәдә куела.

Татар театрының башлангычтан ук реалистик юнәлеш алуы билгеле. Күчмә театр үз иҗатын тормыш-көнкүрешне чагылдырган һәм күпсанлы кече, плакат пьесалар куюдан башлый. Соңгыларында характерлар психологиясен чагылдыру бөтенләй дә кирәк булмый. Шул сәбәпле театрда төрле буын вәкилләренең төрлечә уйнавы күзәтелә башлый. Бу спектакльләрнең бөтенлегенә тискәре тәэсир итә. Осталык дәресләре шуның өчен кирәк була да! Әлбәттә, режиссёрлар, аеруча ГИТИС белемле К.Тумашева, актёрларны укыта. Әмма зур сәхнә әсәрләре иҗат итү өчен шартлар булмый. Характерны ачу өчен зур драматургия кирәк, ә сугыштан соңгы елларда ул булмый. Классиканы кую өчен күчмә театрның мөмкинлекләре җитми. Ул авыл клубларының кечкенә, спектакль уйнау өчен бөтенләй дә яраксыз сәхнәләрендә чыгыш ясый. Кайсыларында актёрларга сәхнәгә тәрәзә аша үтәргә кирәк була, чөнки сәхнә артында ишек булмый. Финанс планын үтәү өчен театрга 7-8 кешелек өч төркемгә бүленергә туры килә, шул сәбәпле күп очракта аз санлы персонажлар катнашындагы пьесалар сайлана. Бу бер-ике спектакль белән ике-өч ай дәвамында бертуктаусыз республиканың һәм илнең төрле почмаклары буенча йөрүче өч микротеатр барлыкка китерә. Актёрлар рольдә хис-тойгылар кичерми башлый, аның урынына хисләрне уйнау, актёрлык штамплары килә.

Шуңа да соңгы чиккә җиткән хатлар языла, зур тавыш белән машиналар сорала, әмма шул ук вакытта финанс планнары үтәлә, яңа спектакльләр куела, яңа актёрлар килә. 1963 елның 1 гыйнварында исә яңа режиссёр да билгеләнә. Равил Тумашев бу театрда 22 ел эшли, театр тарихында бер чор билгели. Фронтовик. Танылган режиссёрлар, профессорлар А.Д. Попов белән М.О. Кнебель классында ГИТИС тәмамлаган режиссёр.

Беренче елларда Тумашев нигездә тәрҗемә әсәрләрен куя. М.Горький, С.Алёшин, В.Коростылев, В.Шкваркин, К.Гольдони. Әмма соңрак режиссёр татар репертуарын булдыруга ныклап алына. Монда аңа бәхет елмая. 1960-1970 елларда милли драматургиягә бер төркем яшь иҗатчылар – Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмидләр килеп кушыла. Алар яңа темалар, формалар, стильләр алып килә, милли сәхнә тәгәрмәчен заманчалыкка таба бора. Юзеевның шигърилеген («Бөркетләр кыяга оялый», «Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артыннан», «Командировка» һ.б.), А.Гыйләҗевның үткен драматизмын («Кара күзле кызлар», «Шомырт чәчәк атканда», «Сары чәчәк ата көнбагыш»), Т.Миңнуллинның күпсанлы пьесаларының рухи ныклыгын («Нигез ташлары», «Йөрәк янар өчен бирелгән», «Үзебез сайлаган язмыш», «Кырларым-тугайларым» һ.б.) алып, актёрлар мөмкин кадәр табигый, ихлас, чын булырга өйрәнә.

Актёрлык осталыгы камилләшүгә Р.Тумашев зур өлеш кертә. Ул, әнисе К.Тумашева сыман, профессиональлек дәресләре үткәрә, актёрлык техникасы нигезләрен – сәхнәдә игътибарлы булуны, аралашуны, пластиканы, сөйләм техникасын, мизансцена рәсеме мәгънәсен өйрәтә. Аның белән эшләгән актёрлар һәм драматурглар Тумашевның югары гаделлеге, абсолют тәртиплелеге, үз эшенә тугрылыгы турында әйтәләр. Иҗатчы буларак ул – хис-кичерешләр психологик мәктәбе дәвамчысы. Актёрлар белән репетицияләрдә ул зур түземлелек белән алардан хис-кичерешләрнең дөреслеген таләп итә. Аеруча зур игътибарны ул 1960 еллар уртасында ГИТИС тәмамлап кайткан Земфира Досаевага, Театр училищесында белем алган Наил Шәйхетдиновка, Хәлил Мәхмүтовка, Марсель Җаббаровка, Нуриәхмәт Сафинга бирә. Соңрак театрга Ләлә Миңнуллина, Нуретдин Нәҗмиев килә, профессиональ белемнәре булмаган, әмма табигый талантлары ташып торган Исламия Мәхмүтова, Һаҗәр Шәкүрова, Роза Хәбибрахманова труппага килеп кушыла.

Театрда 22 ел эшләү дәверендә Равил Тумашев ТР атказанган сәнгать эшлеклесе исемен, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен ала, 60тан артык спектакль куя. Алар арасында, югарыда атап үтелгән авторлардан тыш, З.Шаһиморатов, Ю.Әминов, Ф.Бурнаш, Ю.Эдлис, А.Островский, Ә.Гаффар, Ю.Сафиуллин, У.Шекспир, Р.Батулла һ.б. авторларның әсәрләре дә була. 1985 елда ул театрдан китә. Шушы ике дистә ел дәвамында аның белән бергә директор вазыйфасында театрга гашыйк кеше Мөхәммәт Хәмзин була. Берникадәр вакыт аның янәшәсендә режиссёрлар Ленар Садриев, Гали Хөсәенов, Рәфкать Бикчәнтәев театр белән хезмәттәшлек итә. Тумашевтан соң баш режиссёр вазыйфасына Рабит Батулла билгеләнә. Әмма башта Хәмзин, ә 1988 елда Батулланың да китүеннән соң театрда режиссёрлар һәм директорлар алмашынуы башлана. Театр тормышында тагын бер катлаулы чор Роберт Әбүлмәмбәтов директорлыгы чорына туры килә.

1985 елның гамьсез бер көнендә театр урнашкан Спас манарасының түбәсе ишелә. Һәм театр янәдән урамда кала. Бер төркем актёрлар театрның аяныч хәле турында хат белән Мәскәүгә, партиянең үзәк комитетына юл тота. Казанда моны ошатмасалар да, мәсьәләне чишү юлларын эзли башлыйлар. Яңа бина төзү рөхсәт ителми. Шул вакытта анекдотка тиң адымга баралар. Профсоюз урамындагы иске бер бинаны мунча-прачка трестына, дип төзекләндерә башлыйлар. Соңрак аны театрның хуҗалык эшләре өчен, дип үзгәртәләр. Соңрак, ниһаять бөтен формаль мәсьәләләр хәл ителеп, театр яңа бинага күчкәч кенә яңа зилзилә башлана.

1986 елның ноябрендә Татар академия театры махсус төзелгән яңа бинага күченә. Казан театрлары һәм филармония арасында камалларның Горький урамында урнашкан иске биналары өчен көрәш башлана. Әбүлмәмбәтов бу эшкә киң җәмәгатьчелекне, драматургларны, режиссёрларны җәлеп итә. Туфан Миңнуллин, бу вакыйгаларны искә төшереп, Әбүлмәмбәтовның Обкомга, Совминга танк сыман бертуктаусыз һөҗүм ясап торуы турында яза. «Без дә «солдатлар» сыман «һөҗүмнәр»дә катнаштык», – дип искә ала. Нәтиҗәдә, 1988 елның көзендә бина театрга бирелә. Әмма… Шунда ук аны Филармониягә арендага бирәләр. Шул вакытта театр моңарчы бөтенләй күренмәгән адымга бара. Бөтен коллектив директор исеменә хат яза. Хатта, беренчедән, бинаны бирмәүләрен, икенчедән, көч белән тартып алган очракта, үз теләкләре белән эштән китәчәкләрен язалар. Бу тегендә-монда йөреп арыган актёрларның бер коллектив булып йә җиңәргә, йә «үләргә» карары була. Р.Әбүлмәмбәтов янәдән җитәкчелек кабинетларына юл тота. Һәм театр җиңә! Шул вакыттан театрның статусы үзгәртелә. Ул «Татар дәүләт драма һәм комедия театры» исемен ала һәм стационар режимда эшли башлый. Монда инде башка психологик мәсьәлә килеп баса. Ярты гасырдан артык йөремсәк тормыш алып бар да – бер мизгелдә бригада системасыннан, үзенчәлекле мини-театрдан, үзенең мини-җитәкчеләреннән, спектакльләрне «тузып беткәнче» уйнаудан, гел-гел урын алмаштырып уйнаулардан ваз кич. Шулай да театр, иске спектакльләрен уйнап, утрак тормышка ияләшә башлый. Әмма язмыш коллективка тагын бер сынау әзерләгән була әле. Беренче сезонда ук, нәкъ кыш уртасында бөтен җылыту торбалары да шартлый. Зәмһәрир суыкта тамашачы залда баш киемнәреннән, туннардан утыра. Ә актёрлар сәхнәдә – җәйге күлмәктән! Моңа да түзә труппа.

Яшәү өчен көрәшкән көннәрдә берзаман өмет чаткылары кабына: РСФСР Мәдәният министрының 1988 елның 19 май карары нигезендә театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә.

1980нче еллар проблемалары үз биналары өчен көрәш белән генә чикләнми. Тагын баш режиссёр булмау да үз йогынтысын ясый. Дамир Сираҗиев ике еллап эшли. Спектакльләрне Фәрит Хәбибуллин, Празат Исәнбәт, Ленар Садриев, Ришат Хаҗиәхмәтов, актёрлар, телевизионщиклар, хәтта Туфан Миңнуллин куя.

1992 елның ахырында Әбүлмәмбәтов Щукин исемендәге училище дипломнигы Рәшит Заһидуллинны диплом спектаклен – Кәрим Тинчуринның «Хәйләсез дөнья файдасыз» («Йосыф һәм Зөләйха») комедиясен сәхнәләштерергә театрга чакыра. Спектакль чыга. Директор яшь белгечне театрның баш режиссёры итеп билгеләүне сорап министрга мөрәҗәгать итә. Берникадәр икеләнүләрдән соң министр карарга кул куя.

1993 елның 10 мартында театр бусагасын 28 яшьлек яңа сәнгать җитәкчесе атлап керә. Аңа бик авыр булуы сер түгел. Үз яшәү кагыйдәләре оешырга өлгергән коллектив беренче вакытта аны җитди кабул итми. Заһидуллинга үзенең профессиягә хакын дәлилләргә туры килә. Тинчурин комедиясеннән соң ул Нурихан Фәттахның күпсюжетлы романы «Итил суы ака торур» инсценировкасына алына, аны халык язмышлары турында киң эпик әсәр итеп чишә. Режиссёр актёрларны көнкүреш сюжетка корылган әсәрләрдән аралап алып, тышкы яктан бик шартлы атмосферага корылган тирәлеккә җәлеп итә.

Бер елдан аз гына артыграк вакыт эчендә режиссёр эпос, сатира, мелодрама, водевиль кебек төрле жанрдагы спектакльләр куя. И.Грекова повесте буенча куелган «Тол хатыннар көймәсе» спектакленнән соң труппа Заһидуллинны тулысынча кабул итте һәм театрның киләчәген аның кулларына ышанып тапшырды. Режиссёр салкын, ач сугыш вакытының барлык ачысын-төчесен татыган һәм даими стресс халәтендә яшәүчеләрне бер түбә астына җыйган коммуналь квартираның психологик тирән һәм шырпы сызсаң, дөрләп китәрдәй дәрәҗәдә электрланган атмосферасын тамашачыга җиткерә алды.

Беренче сезоннан ук Заһидуллин яңа театр төзи башлады. Ул үз спектакльләренә яңа ритмнар, динамика, тамаша һәм театральлек, уен темпераменты кертеп җибәрде, актёрларның төрле жанрда һәм стилистикада иҗади мөмкинлекләрен ача алды. 20 ел эшләү дәверендә ул 70тән артык спектакль куйды. Аларның иң яхшылары Республика һәм халыкара конкурсларда мактаулы урыннарга, «Тантана» театраль премиясенә лаек булды. Режиссёрның палитра киңлеге аеруча К.Тинчуринның «Хикмәтле доклад», «Американ», «Назлы кияү», Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» кебек үткен гротескка корылган комедияләрендә, П.Бомаршеның «Фигароның өйләнүе» һәм аеруча Мольерның «Галиҗанәп де Пурсоньяк» кебек театраль тамашага корылган спектакльләрендә, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!», М.Әмирнең «Гөлшаян», Х.Вахитнең «Кияүләр» кебек җиңел, күңелле комедияләрендә, Х.Вахитнең «Яңадан мәхәббәт турында», Т.Миңнуллиның «Ай булмаса, йолдыз бар», М.Кәримнең «Айгөл иле», М.Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә», Т.Миңнуллиның «Төш», К.Тинчуринның «Сүнгән йолдыздар» кебек тирән психологизмга корылган, кеше рухының асылын ачып бирә торган драмаларында, К.Галинең «Йосыф-Зөләйха», Н.Хикмәтнең «Мәхәббәт турында легенда» кебек гомумкешелек трагедияләрендә ачык чагыла. Әлеге спектакльләр актёрлардан төрле алымнар һәм ысуллар кулланып уйнауны, диапазоннарын һәм сурәтләү чараларын арттыруны таләп итте.

Заһидуллин эшчәнлегенең беренче унъеллыгында аерым урынны аның Б.Брехт буенча «Кураж ана һәм аның балалары» спектакле алып тора. Режиссёр чын мәгънәсендә концептуаль, театраль спектакль ясый, төрледән-төрле көтелмәгән сәнгать чараларыннан, төрле темпоритмнардан, динамикадан файдалана, бу куелышта төгәлләнмәс, бертуктаусыз, бөтен дөньяны колачлаган сугышка каршы протест идеясе аерымачык чагыла.

Бу спектакльләр арасында ике үзенчәлекле, музыкаль-поэтик спектакль аерым урын алып тора. Алар үзенчәлекле поэтик театрның башлангычы да була. Берсе Тукай шигырьләренә, икенчесе – Разил Вәлиев иҗатына нигезләнә. Баш режиссёр җитәкчелегендә бу куелышлар яшь актёрлар, Заһидуллинның театр училищесы студентлары Резедә Сәләхова, Лия Вилданова, Илфак Хафизов, Артём Пискунов тәкъдиме белән башкарыла. Бүген алар Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров, Гөлназ Нәүмәтова белән беррәттән театрның әйдәп баручы яшь актёрлары.

Төп эш – спектакльләр чыгару белән беррәттән театрда көндәлек тормыш та дәвам итә. Күчмә тормыш артта калды. Аның каравы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка зур шәһәрләренә сәфәрләр оештырылды. Роберт Әбүлмәмбәтов вафатыннан соң театрга яңа директор – Фәнис Мөсәгыйтов килде. Театр бинасын төзекләндерү буенча катлаулы эшләр, Республикакүләм Тинчурин фестивален яңадан үткәрү аның җилкәсенә төште…

Сигез дистә ел театр өчен шаулы булды. Үткән елларга үзенчәлекле йомгак, коллектив осталыгын дәлилләүче күрсәткеч – Шекспир «Гамлет»ының яңа, үзенчәлекле куелышы – татар театры тарихында нибары икенчесе генә. Беренчесен әле 1922 елда ук Мохтар Мутин башкара…

Театр тормыш-көнкүреш формаларыннан «Гамлет»ка кадәр үз юлын узды.

Автор: Ильтани ИЛЯЛОВА, Илмир Хәбибуллин тәрҗемәсе