Татарча Русский English

Тинчурин театры Казанның Тинчурин паркында өмә оештырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 11 майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре #ЭКОяз2018 санитар-экологик икеайлыгы кысаларында өмә оештырды. Тинчуринлылар, матур гадәткә тугры калып, елдагыча, Казанның Кәрим Тинчурин паркын тәртипкә китерде. 

Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге парк 2017 елның җәендә рәсми рәвештә теркәлде. Бөек драматург, актер һәм режиссер исеме шәһәрнең Вахитов районында урнашкан Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы яшел территориягә бирелде. Әлеге парк зонасына әдип исемен бирү турындагы мөрәҗәгать белән шәһәр мэриясенә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чыккан иде. Быел әлеге паркта Кәрим Тинчурин һәйкәлен урнаштыру күздә тотыла.

67EEFoWaoxY Hi3w_e7idNk hx8NJsm_nsM nA9bq_TMTNA q_wwUTsJrfM qZGvL_NEtFw RaCkYxHv7Jw TMdHP2i86TA Ts06nlsW9V8 Wx675JbyMCk xX0mA2BslsM l6cAe0Izh1s

11.05.2018