Татарча Русский English

Тинчурин театры Кама Тамагында «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен күрсәтәчәк

20 апрельдә (20.04.18) 19.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кама Тамагы район мәдәният йортында Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча куелган “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен күрсәтәчәк. Мелодрамада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова, Гөлназ Нәүмәтова, Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Рөстәм Гайзуллин катнаша. Мелодраманың режиссеры – Исламия Мәхмүтова.

Уен-көлке, җыр-биюгә бай романтик рухтагы әлеге спектакльдә вакыйгалар “Мәхәббәт чишмәсе” янында бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне – Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып,  Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшә. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала…

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

o6hQshiFvC8