Татарча Русский English

Котлыйбыз!

30 мартта ТР Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм учреждениеләргә ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды.

Театрыбыз директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә грантка лаек булды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова «Профессионал» номинациясендә, ә яшь артистыбыз Зөлфәт Закиров «Перспектива» номинациясендә грант алдылар. Җиңүчеләрне ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова бүләкләде.

Хөрмәтле хезмәттәшләребезне җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез!

XKOHw_AHMkk 59AJ72kynGw